"Безнең хезмәт өчен иң төп сыйфат – стрессларга тотрыклылык"
30 апрель — Янгын сүндерүчеләр көне. Янгын сүндерүче диюгә, күз алдына кыюлык, түземлелек, тәвәккәллек сыйфатлары белән аерылып торган курку белмәс ир-атлар килә. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп кешеләрне, аларның мал-мөлкәтен саклап калу өчен көрәшүче һөнәр ияләренең хезмәте чын батырлыкка тиң.
Районыбызда янгын куркынычсызлыгын 129нчы федераль янгын часте, Саба һәм Теләче районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе, Шәмәрдәндә янгынга каршы хезмәт отряды, Лесхозда, Шәмәрдәндә һәм Иске Икшермәдә аерым янгын постлары, авыл җирлекләрендә 18 ирекле янгын сүндерү командалары тәэмин итеп, үзенә барлыгы 92 хезмәткәрне берләштерә. “Безнең хезмәт өчен иң төп сыйфат – стрессларга тотрыклылык, чыдамлылык. Нинди генә батыр йөрәкле, көчле рухлы булсаң да, гадәттән тыш хәлләр вакытындагы кичерешләр психологик яктан бик авыр, күңелгә кагылмый калмый. Шуңа да әлеге хезмәткә эшкә алынганда егетләр махсус медицина тикшеренүе узалар, армия хезмәтендә булулары да әһәмиятле. Норматив буенча янгын чыккан урынга 1 минут эчендә әзерләнеп чыгып китәргә, 20 минут эчендә барып җитәргә тиеш. Әлбәттә, күп еллар дәвамында норматив документлар да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартлары да, техника белән тәэмин ителештә күп нәрсә үзгәрсә дә, тик бер нәрсә шул килеш кала:бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Һөнәри бәйрәмебез белән бөтен хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны тәбриклим”, – ди 129 нчы янгын часте начальнигы Илдар Закиров.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев