30 апрель 2021 яңалыклары
-
Самолетка карап һаман да уфтана
Зәңгәр күкне иңләп, самолет очып бара. Ә ул, уйларына чумып, самолетны офыкларга кереп югалганчы карап калды. Уйлар, уйлар... Аны балачагына, үсмер чорларына алып кайтты...
-
Элмә такталардагы иң күп хаталар табылган муниципаль берәмлекләр билгеле булды
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллин фикеренчә, татар телендәге элмә такталарда хаталар күп табылган муниципаль берәмлекләрдә милли җанлы кешеләр яши.
-
Агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы крестьян хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыкларын сайладылар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларында җиңүчеләрне хәбәр итә.
-
Язгы кыр эшләре–2021
Район хуҗалыкларында сабан культуралары чәчүгә керештеләр. Аерым алганда, 28 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 250, “Нырты”да –140, “Игенче”дә һәм “Сатыш” бригадасында– 80шәр, “Шытсу”предприятиесендә 50 гектарда арпа культурасы, “Урта Саба” бригасында һәм “Сатыш”та 100әр гектарда горчица чәчелгән. Берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчкән хуҗалыклар да бар. Район хуҗалыкларында барысы 6209 гектарда уҗым культуралары, 14800 гектарда берьеллыклар (100%) тукландырылган, 25800 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган.
-
Бәйрәмнәр тыныч узсынга
Май бәйрәмнәре күңелле инде ул. Һәркем бакчада кайнашкан арада, мәшәкатен онытып, ял итәргә дә, балалары, оныклары белән паркларга да чыгарга тырыша. Гомумән, бәйрәм чараларында кеше күп җыелган урыннар барлыкка килә. Кызганычка каршы, кайдадыр явыз ниятле кешеләр дә йөри. Алар массакүләм ял урыннарыннан террорчылык, экстремистлык актлары кылу өчен файдаланырга мөмкиннәр. Террорчыларның явыз ниятләре тормышка ашмасын, бәйрәмнәр имин үтсен өчен тиешле хезмәтләр үзидарә органнары барысын да эшләргә тырышалар.
-
Миңнеханов татарстанлыларны «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашырга чакырды
Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.
-
Экологик тәрбия кечкенәдән башлана
Ел саен Сабаның 6 номерлы "Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында актив катнаша. Һәр акция балалар бакчасының алдан төзелгән еллык планы буенча үткәрелә һәм аның мөһим үз бурычлары бар.
-
"Безнең хезмәт өчен иң төп сыйфат – стрессларга тотрыклылык"
30 апрель — Янгын сүндерүчеләр көне. Янгын сүндерүче диюгә, күз алдына кыюлык, түземлелек, тәвәккәллек сыйфатлары белән аерылып торган курку белмәс ир-атлар килә. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп кешеләрне, аларның мал-мөлкәтен саклап калу өчен көрәшүче һөнәр ияләренең хезмәте чын батырлыкка тиң.
-
Пневмо-ракеталар буенча республика ярышлары
29нчы апрель көнне Кукмара шәһәрендә гади пневмо-ракеталар буенча республика ярышлары булып узды. Саба районы командасы уңышлы чыгыш ясап, призлы урынга лаек булды. Ярышларда Тимершык урта мәктәбе, Шәмәрдән лицее, Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары тарафыннан өч 1нче, өч 2нче, дүрт 3нче урыннар яуланды.
-
Аграрийлар игътибарына: сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк
Тоякларны профессиональ чистарту - эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы. Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекалалар буенча чистарталар.
-
Тукай бәйгесе җиңүчеләре
Районыбызда 1-26 апрель көннәрендә “Әдәбият һәм сәнгатьтә Габдулла Тукай” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Бәйгедә өч яшь төркемендә һәм категорияләрдә 1-11нче сыйныфларда белем алучы 350 укучы катнашты. Габдулла Тукай шигырьләрен, төрле әсәрләреннән өзекләрне яттан укуда, Эзмә урта мәктәбеннән Әмирхан Галимуллин, Икшермә кадет- интернат мәктәбенән Самат Нигъмәтуллин, Завод Нырты мәктәбеннән Зөһрә Низамиева җиңү яулады.
-
Осиновода сукбай эт тешләгән бала реанимациядә ята, ул үз аңында
Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булды.
-
Мөфти «Хатлар йорты»ның мөселман открыткалары уңышлы килеп чыккан дип саный
Кичә открыткаларны блогерларга һәм журналистларга күрсәттеләр.
-
Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Кубогы финалы
29нчы апрельдә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Кубогы тәмамланды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов катнашты.