Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмнәр тыныч узсынга

Май бәйрәмнәре күңелле инде ул. Һәркем бакчада кайнашкан арада, мәшәкатен онытып, ял итәргә дә, балалары, оныклары белән паркларга да чыгарга тырыша. Гомумән, бәйрәм чараларында кеше күп җыелган урыннар барлыкка килә. Кызганычка каршы, кайдадыр явыз ниятле кешеләр дә йөри. Алар массакүләм ял урыннарыннан террорчылык, экстремистлык актлары кылу өчен файдаланырга мөмкиннәр. Террорчыларның явыз ният­ләре тормышка ашмасын, бәйрәмнәр имин үтсен өчен тиешле хезмәтләр үзидарә органнары барысын да эшләргә тырышалар.

Бәйрәм көннәрендә район эчке эшләр хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли, халык аеруча күп булган урыннар аерым контрольгә алына. Бу чорда полиция хезмәткәрләренең эш тәртибе турында район эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы Фәрит Гатауллин сөйли.

 –“Бәйрәм көнендә тәртип саклауга бүлекнең барлык хезмәткәрләре тартылачак. Район үзәгенең аеруча җанлы урамнарына юл-пост хезмәте хезмәткәрләре дә рейдларга чыгачак. Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә район эчке эшләр бүлеге террорчылык актларын, экстремистик акцияләрне булдырмау максатында, һәрвакыт оператив-профилактикалау чаралары оештыра. Җиңү көнендә җәмәгать тәртибен саклау, халык иминлеген тәэмин итү турында ТР Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәләре бар. Без аларны үтәү өстендә эшләячәкбез. Әлеге уңайдан бүлек буенча комплекслы чаралар планы эшләнде. Приказ нигезендә тикшерү- оператив һәм кичекмәстән чара күрү төркемнәре көчәйтелде, шәхси состав белән идарә итүне координацияләү максатында, җитәкчелекнең тәүлек әйләнә кизү торуы оештырылды.

Һәрвакыттагыча, бәйрәм чаралары узачак урыннар алдан кинологлар һәм техник чаралар белән тикшерелеп, аерым контрольдә булачак. Моннан тыш вандализм актларына юл куймау максатында, барлык һәйкәлләр һәм мемориаль объектлар җәмәгатьчелек вәкилләре, ирекле халык дружиналары белән берлектә күзәтү астында булачак”.

Явыз ниятлеләр кечкенә торак пунктларга да килеп чыгарга мөмкиннәр. Шуңа авылларда таныш булмаган, шик уяткан сә­ер тышкы кыяфәтле ят кешеләр очратучыларның, кичекмәстән эчке эшләр бү­легенә хәбәр итүләре сорала. Җәмәгать урыннарында, подъездларда шикле пакетларга юлыгучыларның да тиз арада полиция белән элемтәгә керүләре (тел: 20, 2-32-02, 112) мөһим. Бәйрәмнәр гадәттән тыш хәл­ләр­сез узып, барыбызга да үз вазифаларыбызны дәвам итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев