Депутат мәктәп ашханәләрен тикшерде
Узган шимбәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яңа мәктәп» проекты кысаларында Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты һәм Килдебәк урта мәктәбе ашханәләрендә әзерләнгән ризыкларның сыйфатын тикшерү максатында рейд үткәрде. Чарада район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, әлеге мәгариф учреждениеләренең ата-аналар комитеты әгъзалары катнашты.
Тикшерү барышында ашханәләрнең санитар торышы, туклануны оештыру, меню һәм контроль ризык булуы, ризыкларның температура режимын үтәү, туклану сыйфаты бәяләнде. Депутат укучылар, ашханә эшчеләре белән аралашты, меню белән кызыксынды, әзерләнгән ризыкларны үзе дә ашап карады, белем бирү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итүне оештыру һәм аларның сыйфатын контрольдә тотуның мөһимлегенә басым ясады. “Укучыларны кайнар аш белән тукландыру аларның сәламәтлеген саклауның һәм нәтиҗәле укыту сәләтенең иң мөһим шартларыннан берсе. Туклану сыйфатын яхшырту, санитар нормаларны үтәү, кухня җиһазларын яңарту даими игътибар үзәгендә булырга тиеш”,– дип билгеләп үтте Марат Галиев. Ашханәләр белән ата-аналар да даими кызыксынып тора. “Мәктәптә булырга тырышабыз. Тикшерүләр, алдан хәбәр итмичә, чирек саен оештырыла. Балалар ашханә өстәленнән канәгать. Ашатуның начар булуыннан зарланучы юк”,– ди Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты ата-аналар комитеы әгъзасы Алсу Баһманова.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев