Депутаттан – Кыш бабай күчтәнәче
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Марат Галиев һәм “Трейд металл” җәмгыяте директоры Илсур Галиев Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче ятим балаларга, ялгызлыкта гомер итүче өлкәннәргә, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Кыш бабай күчтәнәченә 30лап гаилә лаек булды. Бүләк ияләре арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Муллагаян ага Муллахмәтов, Килдебәк авылыннан Хәлимовлар, 5 бала тәрбияләүче Кәримуллиннар, Мәртен авылыннан Ганиевлар да бар.
“Бәйрәм алдыннан мондый игътибар күрсәтелүгә өлкәннәрнең, бигрәк тә балаларның күңелләре булды, хөрмәтле депутатыбызга һәм Илсур әфәндегә һәркем рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткереп калды”, –дип хәбәр итте Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев