Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Экологик тәрбия кечкенәдән башлана

Ел саен Сабаның 6 номерлы "Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында актив катнаша. Һәр акция балалар бакчасының алдан төзелгән еллык планы буенча үткәрелә һәм аның мөһим үз бурычлары бар.

Мәсәлән, 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр балалар бакчасында «Язгы җырчылар» дип исемләнгән тематик атна узды. Бу атна кысаларында педагоглар Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар планлаштырдылар һәм үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга безнең урманнарда кошларның яшәү үзенчәлекләре, шулай ук каурыйлы дуслар алып килә торган файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.

Шулай ук, елдагыча "Батарейканы тапшыр, керпене коткар" акциясе узды. Бу акция 2017 елның мартында уйлап чыгарылган иде. Шуңа бәйле рәвештә без үз көчебез белән әйләнә - тирә мохитне сакларга тырышырга булдык, иң мөһиме - үзебездән башларга, ә аннары башка кешеләр синең үрнәгеңә иярергә тиеш. Чүп-чарның әйләнә-тирә мохиткә, бигрәк тә батарейкаларга тискәре йогынты ясавы билгеле, аларны без даими кулланабыз, ә аннары чыгарып ташлыйбыз. Безнең балалар бакчасында батарейкалар җыю өчен пластик контейнерлар (төрле типтагы батарейкалар өчен һәр контейнер) тора торган махсус почмак булдырылган: 1.Бармак батарейкалар. 2.Яраксызга чыккан телефон аккумуляторы. 3.Көмеш-цинк батарейкалар яки аларны "батарейкалар-пуговкалар» дип атыйлар.

19 апрель-умырзая көне! 17 апрельдән 19 апрельгә кадәр зурлар төркеме тәрбиячеләре «Умырзая көне – яки Умырзая-яз елмаюы» дигән темага шөгыльләр үткәрделәр. Балалар тәрбияче белән бергә ясалма умырзаялар ясадылар. Шулай ук, язгы чәчәкләр турында әңгәмәләр үткәрелде.

20 апрель көнне безнең балалар бакчасында «Экоярмарка» булып узды, анда безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Сатуга өйдәге кышка әзерлекләр, үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, үсентеләр (рассадалар) һ. б. куелган иде.

22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу көнне, уртанчылар төркеме «Яшел урманнар һәм урман могҗизалары турында» дип исемләнгән викторинада катнашты, анда тәрбияләнүчеләр табигатькә карата яхшы мөнәсәбәт, аның кайгыртуы турында белемнәрдә ярыштылар; урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Чараның төп максаты-балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә аңлы караш тәрбияләү, Җир планетасы турында кайгырту, Җир шарындагы барлык тереклек өчен җаваплылык хисен үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев