“Эрудит”та Мәликә җиңде
Безнең һәркайсыбыз саулыкның кешегә Аллаһ Тәгалә биргән иң кыйммәтле бүләк икәнен яхшы аңлый. Бернинди акчаларга да таза йөрәк, ныклы нервлар, мускуллар да сатып алып булмый. Ни өчен без бу бүләкне сакламыйбыз соң? Ә еш кына үзебез үк, бер минутлык вәсвәсәгә алданып, аны җимерәбез. Сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы төрле сорауларга җавапларны «Эрудит» яшүсмерләр клуб берләшмәсе әгъзалары – Шәмәрдән лицееның VIб сыйныф укучылары таба алды.
Алар өчен Шәмәрдән балалар китапханәсендә 5 апрельдә – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек пәрәвезе” дәресе үткәрдек. Чара барышында балалар сәламәтлек, спорт һәм физкультура турында рус әйтемнәренең ахырын эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, сканвордта җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләкләрнең исемнәрен эзләп таптылар, тест сорауларына җавап бирделәр һәм “Своя игра” бәйгесендә катнаштылар. Уен сәламәтлек турында мифлар, дару үләннәре, зарарлы гадәтләр, туклану продуктлары категорияләреннән торды. Иң күп очконы (200) Әлфис Мозаффаров җыйды. Айнур Низаметдинов һәм Мәликә Рәхмәтуллинаның 240ар очкосы бар иде. Контроль сорау ярдәмендә Мәликә Рәхмәтуллина җиңүче булды. Уенда катнашучыларга бүләкләр бирелде. Шулай ук укучылар игътибарына “Сәламәт яшәү рәвеше” китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Резеда Галиәкбәрова, Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев