7 апрель 2021 яңалыклары
-
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында чара
7 апрельдә бөтен дөньяда 2021 елда "Гаделрәк, сәламәтрәк дөнья төзибез" дигән девиз астында уза торган бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сатыш балалар бакчасында балаларның сәламәтлеге турында кайгырту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ел саен үткәрелә торган сәламәтлек бәйрәмнәре, спорт ярышлары, физкультура бәйрәмнәре һәм яллар балаларга сәламәт яшәү рәвешенә күңелле, җиңел һәм шатлыклы карарга булыша.
-
8 апрельгә һава торышы
8 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә -2..+3°, көндез +6..+11° градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
-
Төзелеш министрлыгы: Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары җитәрлек
Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада 50 фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
-
“Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе
6 апрель көнне Туктар авыл клубы һәм китапханәсе “Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды. Чарада катнашучыларны йон җегерләп утыручы әби каршы алды. Клуб мөдире һәм китапханәче сандыктагы хәзинәләр һәм кул эшләнмәләре белән таныштырдылар. Милләтебезнең төсе булган сөлгеләре, яулыклары, ашъяулыклары һәм башка чигелгән кул эшләнмәләре турында сөйләнде.
-
Мең сынауны кичкән Зәйтүнә
2 апрельдә Олы Арташ авылында яшәүче Зәйтүнә Галәлетдин кызы Вәлиевага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.
-
Ел саен үткәрелә торган "ЭкоЯз" акциясенә старт бирелде
Традиция буларак, ел саен март ахырында- апрель башында, кошлар җылы яклардан кайтканда, кешеләр алар өчен сыерчык һәм башка төрле оялар ясыйлар. Мондый традиция кошларга үз өйләрен табарга булышып кына калмый, кешене табигатькә дә якынайта.
-
Вильфанд Европада ял көннәрендә 15 градуска кадәр җылы булачагын әйтте
Россия үзәгендә пәнҗешәмбе көн болытлы булачак.
-
Преимущества использования типового устава
УФНС России по Республике Татарстан сообщает, что в связи с изданием приказа ФНС России от 31 августа 2020 года № ЕД-7-14/617@ «Об утверждении форм и требований к оформлению документов, представляемых в регистрирующий орган при государственной регистрации юридических лиц, индивидуальных предпринимателей и крестьянских (фермерских) хозяйств» с 25 ноября 2020 года стала доступной возможность отражения в Едином государственном реестре юридических лиц сведений об использовании как создаваемыми, так и действующими обществами с ограниченной ответственностью типовых уставов.
-
Бала белән сөйләшегез
Баланың беренче тапкыр «әни» дип дәшкән көне әти-әнисенең күңелендә мәңгегә уелып калачак. Тик аңа кадәр бала белән сөйләшергә кирәкми дип уйларга ярамый. Киресенчә, бала белән аның туган көненнән башлап (иң яхшысы – туганчы ук) аралашырга кирәк. Әлбәттә беренче вакытта аралашу берьяклы гына булачак.
-
Вакцинаны җиңел кичерәләр
Күрелә торган чараларга карамастан, илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле киеренке вәзгыять саклана. Пандемия башланганнан алып Россиядә ковид-19 белән 4,5 миллионнан артык, Татарстанда 20 меңгә якын кеше авырды. Безнең районда таҗлы вирус йоктыруның лаборатор расланган очраклары 1 апрельгә 242гә җитте. Март аенда республикада ковид белән авыр формада авыручылар 3,4тән 4,8 процентка кадәр артты. Шуңа күрә профилактика хәзер дә мөһим чара булып кала.
-
Казанда ир-ат сатучының башына шешә белән сугып, кибет кассасын талап чыккан
Башта ир-ат чәчәкләр сайлаган кыяфәт ясый, аннан кинәт кискен рәвештә кызга пыяла шешә белән һөҗүм итә.
-
Районда су үткәрү торбаларын кардан һәм боздан чистарту
Язгы кар сулары аккан чорда гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатыннан Тимершык, Шекше, Югары Симет, Олы Кибәче һәм башка авыл җирлекләрендә су үткәрү торбаларын кардан һәм боздан чистарту буенча эшләр башкарылды.
-
“Эрудит”та Мәликә җиңде
Безнең һәркайсыбыз саулыкның кешегә Аллаһ Тәгалә биргән иң кыйммәтле бүләк икәнен яхшы аңлый. Бернинди акчаларга да таза йөрәк, ныклы нервлар, мускуллар да сатып алып булмый. Ни өчен без бу бүләкне сакламыйбыз соң? Ә еш кына үзебез үк, бер минутлык вәсвәсәгә алданып, аны җимерәбез. Сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы төрле сорауларга җавапларны «Эрудит» яшүсмерләр клуб берләшмәсе әгъзалары – Шәмәрдән лицееның VIб сыйныф укучылары таба алды.
-
Белгеч Covid-19 авыруыннан соң реабилитациянең төп кагыйдәләре турында сөйләячәк
Туры эфир 7 апрельдә Instagram аккаунтында булачак.
-
«Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башланды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башлануы турында хәбәр итә. Программа Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.