Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәр тәүлеге – 25 сәгатьле

Кооперативларга берләшү – күптән хәл итүне таләп иткән мәсьәлә. Чөнки крестьян-фермер хуҗалыкларын гына мисалга алганда да, продукциясен сату өлкәсендә авырлык кичермәгәннәре сирәк. Ә кооперативларга берләшү менә шушы проблемаларны хәл итүгә булыша. Алар төрле формада булырга мөмкин. Әйтик, продукция эшкәртүгә махсуслашканы. Шушы юнәлештәгесе 2017 ел ахырында безнең районда да барлыкка килде. Аның эшчәнлеге белән таныштыру максатында “Умырзая” кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов белән әңгәмә кордык.

 –Рамил Рәшитович, һәр нәрсәнең башлангычы була. Бу эшнең чишмә башы  кайда?

 –Кооперативлар ил икътисады үсешендә өстенлекле ун юнәлешкә керә. Шуңа   күрә дәүләттән ярдәм дә бар. Кооперативка ихтыяҗны бер генә сан белән дә дәлилләргә була: районда мөгезле эре терлек  саны 40 мең башка  җитә. Ә малларны эшкәртү, сыйфатлы ит җитештерү  цехы юк иде. Нәтиҗәдә терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларны берләштергән кооператив  төзелде. Мин рәисе итеп билгеләндем. Цех  төзү өчен 30,5 миллион сумлык грант оттык. Төзелешне  “Ак таш” оешмасы алып барды, үзебез дә тырыштык.  Шулай итеп, 2017 ел ахырында эшкәртүгә  беренче терлек керде.

 –Хуҗалыклар  белән  эшләү тәртибе ничек?

 –Хуҗалыклардан  сугымга дигән малларны барып  алабыз, эшкәртәбез. Продукцияне сатканнан  соң,  тиешле акча хуҗалыкларга   күчерелә. Итне Мәскәү өлкәсенә, Казанга,  Әгерҗе, Ижау ит комбинатларына җибәрәбез. Моннан тыш балалар бакчалары белән эшләүче “Мишә” оешмасы ала. Продукцияне кулланучыларга илтүдә 2018 елда лизингка  бирелгән туңдыргычлы “Газель” машинасын файдаланабыз.

–Яңа шәхси предприятие оештырылуы,  ул  яңа эш  урыннары барлыкка  килүе дигән  сүз.

–Бездә хәзерге вакытта 12 кеше эшли һәм алар түбән булмаган хезмәт хакы  ала. Эшкәртү механикалаштырылган, әмма мал мөселманча  чалына. Хәләл продукция чыгарабыз. Көнгә  уртача 15-20 терлек  сугымга  китерелә. Шәхси хуҗалыклар  белән  дә  эшлибез. Рентабельлелек 8 процент. 2018 елда 528 тонна ит эшкәртелде.

–Киләчәктә цехны   киңәйтү   күздә тотыламы?

–Әйе, андый планнарыбыз бар. Итне  сөягеннән аеру цехы, продукцияне вакуумлы пакетларга тутыру, фарш ясау турында   сүз бара. Перспективада шушы максатка ирешербез дип  уйлыйм.

–Конкурентларыгыз да  йоклап  ятмыйдыр.

–Әлбәттә, һәм ит продукциясе җитештерүчеләр арта бара.  Шуңа күрә даими эзләнәсе, базарны,   маркетингны өйрәнәсе, үз брендың белән туктаусыз  идарә итәсе. Бер   көнгә   соңга  калсаң – беттең.

–Димәк, эш өчен бирелгән вакыт, образлы әйткәндә, тәүлегенә 25 сәгать килеп чыга.  Өйдәгеләр ничек  кабул итә?

–Түзәргә тырышалар. Иртән малайны бакчага илтергә өлгерсәм, бу – гаиләмә зур  плюс.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев