Форум "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш"
16 февраль көнне Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш" форумы һәм "Татар кызы - Нәни энҗеләр" бәйгесенең йомгаклау өлеше булып узды.
Саба районыннан "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова, Флүзә Фазылова, Фәнүзә Садыковалар катнашты. Башка милләтләр арасында телебез, матур гореф - гадәтләребезне саклап яшәүче милләттәшләребез тормышы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу бик файдалы булды.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев