Җирлек тормышы – уч төбендәгедәй
Җирле үзидарәләр – халыкка иң якын торган хакимият. Алар билгеле бер территориядә кешеләргә нормаль көнкүреш шартлары тудыру өчен булдырылган. Шушы бурыч 581 шәхси хуҗалыкта 1600дән артык кеше яшәгән Эзмә авыл җирлегендә уңышлы гына тормышка ашырыла.
Җирлек Советына 2017 елдан Альмир Рәзит улы Шәйхетдинов сайланды. Ул туган авылына Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында өч елдан артык эш тәҗрибәсе туплап кайтты. Аңа җирлекнең һәр кешесе, йорты, һәр тыкрыгы яхшы таныш һәм якын. Булсынга дип йөри, җирле әһәмияткә мәсьәләләрне хәл итүне даими кайгырта. Альмир Шәйхетдинов муниципаль идарә өлкәсендә 2019 елдагы республика конкурсында “Иң яхшы авыл, шәһәр җирлеге җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булган иде. Шулай ук 2018 елда җирле үзидарәләр эшчәнлеге индикаторларның үтәлеше буенча да Эзмә авыл җирлегенә I урын бирелде.
"Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү" конкурсында да катнашабыз”,– дип дәвам итә Альмир Шәйхетдинов. – Табигый үсешенә, бер кешегә туры килгән салым күләменә, торак, юллар төзелешенә, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күплеге, хуҗалыкларда асрала торган терлекләрнең баш саннары күрсәткечләре буенча 2019 елда җиңү яуладык. Грантка "МТЗ-1221" тракторы алдык. Техника кышын урам чистартырга һәм башка эшләрдә менә дигән ярдәм булды”.
Дәүләт ярдәм итә, халык та тырыша
Җирлекнең социаль үсешендә республика программаларының да роле нык сизелә. Эзмәгә керү урамына җәяүлеләр өчен салынган 600 метрга якын асфальт тротуар һәм аренда йортлары авылның йөзен үзгәртте. Яшь гаиләләр “Авыл җирлегенең комплекс үсеше” дәүләт программасы нигезендә дә торак шартларын яхшырта.
Көнкүрешен алып баруда халык үзе дә үзара салым белән өлеш кертә. Гражданнардан җыелган акчага былтыр Эзмә, Иләбәр, Өтернәс һәм Пүкәл авылларында урамнар төзекләндерелгән, Олыязда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзелгән. “Үзара салым күләме ел саен арта. 2016 елда 110,4 мең сум гына булса, былтыр – 508200, 2021 ел өчен 652 мең сум тупланды. Җыеннарда Эзмәдә, Пүкәлдә юл ремонтлау, Пүкәл, Олыяз авылларында балалар мәйданчыгы, Иләбәрдә спорт һәм балалар мәйданчыгы, Өтернәстә җәяүлеләр өчен күпер ясау тәкъдимнәре булды, сораулар күтәрелде. Алар хәл ителәчәк”,– ди җирлек башлыгы. Гражданнар төзекләндерүдә үзләре дә инициатива күрсәтә. Эзмәдә Ринат Галимуллин һәм Хәниф Гыйлаҗиев “Игенче” хужалыгы спонсорлыгында чишмә төзекләндергәннәр. Хәниф авыл кулибины булып та танылды. Үзе ясаган трактор белән хуҗалык эшләрен башкара. “Һаман кешегә ялыну авыр булганга, үзебездә булсын, дип тырыштым. Бәрәңге арасындагы чүпне дә утый, өйдәгеләр канәгать”,– ди оста.
“Сыерлар да асрыйсы иде”
Эзмә җирлеге кече һәм урта бизнес үсеше ягыннан район рейтингының югары баскычында тора. Үз эшен булдырган кешеләр саны өч дистәгә тулып килә. Мәсәлән, Олыяз авылында яшәүче Алмаз Хафизов “Эш башлаучы фермер” программасыннан файдаланып, үгезләр симертеп сату өчен 50 башка исәпләнгән ферма төзүгә 3 миллион сум субсидия алган.
Аларга азыкны 30 гектарлы җирендә үзе әзерли. Тракторы, тагылма агрегатлары бар. “Үгезләрне 5-6 центнерга җиткереп сатарга тырышам. Гомумән, 4,5 центнердан киметкән юк. Ит алучылар табылып тора. Сөтүткәргечләр сузып, сыер асрарга да тырышып карарга иде. Җирем азрак, 50 гектар булса да зыян итмәс иде әле. Җир табу мөмкинлеге генә чамалы”,– ди Алмаз. Инде бер кәсебенә керешкәч, фермер артка чигенергә җыенмый, эшен дәвам итәргә ике улы бар.
Демография тотрыклы
Җирлектә яшәүчеләр саны әнә шулай күченеп кайтучылар хисабына да арта. Соңгы ике елда 5 авылда 65 кеше пропискага кергән. Шуларның яртысы Иләбәрдә урнашкан. “Авыл үсә. Шуңа күрә Иләбәрнең генпланына үзгәрешләр кертелеп, 25 участоклы яңа урам урыны билгеләнде. Бу авылдан яшьләр бәхет эзләп читкә чыгып китмиләр. Шулай ук Эзмәнең дә күп балалы гаиләләргә бүленгән җир кишәрлекләре хисабына зураюы көтелә”,– ди җирлек башлыгы
Җирлектә балалар күп туа. Табигый үсеш күрсәткечләре шактый дәрәҗәдә тотрыклы. Бакчаларга 108 бала йөри, Эзмә урта мәктәбе укучылары саны буенча (232) район мәгариф учреждениеләре арасында 3нче урынга күтәрелде Балалар сәламәтлеге сагында Гүзәлия Джураева (Олыяз), Гөлназ Шәйхетдинова (Эзмә, фотода), Гөлчирә Абдрахманова (Иләбәр) тора. Хәзер ФАПлардагы ЭКГ аппаратында йөрәкне яздырып, участок терапевты белән компьютер аша туры-туры элемтәгә кереп тиз арада дөрес диагноз куярга мөмкин.
Калатауда чаңгы-роллер трассасы төзеләчәге турында беренче тапкыр 2012 елда ук яздык. Соңгы вакытта бу хакта сүз-фәлән булмагач, мәсьәлә көн кадагыннан төшкәнгә охшаган иде. Юк икән. Альмир Шәйхетдинов әйткәнчә, “Иләбәр торак пунктын комплекслы үстерү” программасы нигезендә 560 метрлы тау чаңгысы корылмасының беренче чираты һәм 1,6 километрлы роллер трассасы киләсе ел планына тәгаен кергән. Төзелеш хәтта быел ук башланып китәргә мөмкин. Сүз ел әйләнә эшлиячәк ял зонасы (бауга тотынып йөрү паркы һәм башкаларны үз эченә ала) турында бара. Бу, әлбәттә, яңа эш урыннары да дигән сүз.
Пандемия булышкан
Эзмә авыл җирлегендә 2021 ел башына 42 үзмәшгуль граждан теркәлгән. Алар чәчтараш хезмәте күрсәтә, йөк ташый, кул эшләре белән шөгыльләнә, өйдә кондитер әйберләре җитештерә. Быелга чыккач үзмәшгульләрнең саны 9га арткан. Шуларның берсе – Флүр Нәбиев кредитка станоклар сатып алган да, февральдән бәдрәф кәгазе ясауны үзләштергән. Флүрнең үзен өйдә туры китерә алмадык. Бу кәсепкә ничек кереп китүләре турында хатыны Алия сөйләде. “Узган ел халыкны коронавирус пандемиясе куркуга салды бит. Кешеләр күпләп ярма, тегесен-монысын һәм бәдрәф кәгазе сатып ала башлады. Менә шул безгә идея бирде. Әлегә станоклар гаражда урнашкан, әзер продукцияне райондагы кибетләр сатып ала. Алга таба киңәергә, аерым цех төзергә уйлыйбыз”,– диде Алия Нәбиева. Ул үзе Казан кызы, ире Балтач районыннан. Иләбәргә кайтып урнашканнар да, үзләренә яңа шөгыль тапканнар.
Коллективта эшләүче хезмәткәрләр турында җылы фикердә җитәкче. Аларның һәрберсе вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын билгеләп үтте. Фирүзә Хафизова – 2009 елдан – бухгалтер, 2016 елдан бирле авыл җирлеге сәркатибе. Төгәл, кешеләргә карата игътибарлы. Җирлекнең һәр кешесе, һәр эше турында тулы мәгълүмат бирә ул. Авыл җирлеге Советы бинасына нинди генә йомыш белән кермиләр. 2020 елда сораулар белән килүче гражданнар кабул ителеп, аларга 507 белешмә бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев