Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Икшермә авылында яшәүче Юфарбикә Хаҗи кызы Гыйлфановага - 90 яшь

Шушы көннәрдә Иске Икшермә авылында яшәүче Юфарбикә Хаҗи кызы Гыйлфанова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

Юфарбикә Гыйлфанова Кече Кибәче авылында ишле гаиләдә туа. Балачактан ук әти-әнисез калып, шунлыктан мәктәптә укый алмый. Чөнки күрше авылга йөреп укыр өчен өстенә кияргә киеме булмый. Сугыш башланганда 9 яшьтә булган кыз башка балалар кебек үк колхозда, басуда, урманда эшләргә мәҗбүр була. Сугыш тәмамланганнан соң да колхозда эшләвен дәвам итә: сыер сава, башка төр хезмәтләр башкара. Иске Икшермә егете Закир Гыйлфановка кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Юфарбикә апа Иске Икшермә мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә җиде оныгына, җиде оныкчыгына кадерле әби булып Иске Икшермә авылында яши.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев