Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каратэны кызлар да үз итә

Без каратэ турында беренче тапкыр кинофильмнардан карап белгән буын. Әле 1980 елларда да япон хәрби сәнгате төрен өйрәтүне һәм куллануны закон тыйган була. Хәзер исә авыл районнарында да каратэ секцияләренә йөрүчеләр саны арта. Әти-әниләр курыкмыйча балаларын япон хәрби сәнгатенә бирә. Ә узган якшәмбедә без Саба спорткомплексында беренче тапкыр каратэнең барлык стильләре буенча үткәрелгән Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге тамашачысы булдык.

undefined

Турнирны Россия студентларының каратэ федерациясе” җә­мә­гать оешмасы Казан бүлек­чәсе һәм “Тезука” спорт клубы оештырды.

“Ярышка 6 яшьтән алып, өлкәннәр дә килде. Илнур Кәримов, Тимур Сабитов һәм башка Россия чемпионнары, призерлары – барысы 150дән артык кеше катнашты. Каратэның кагыйдәләре катлаулы, келәмдә ярыш барышын дүрт судья күзәтә. Аркага һәм башка кул белән сугарга ярамый. Аяк белән тибү исә шактый авыр һәм аннан сак­лану да җиңел. Кагыйдәләр җәрәхәтләрдән сакланырга ярдәм итә. Каратэ балаларда ихтыяр көче, үзеңә ышаныч тәрбияли. Безне район башлыгы Рәис Нургалиевич та хуплады һәм алга да турнирларны ешрак үткәрәчәкбез, кече яшьтәгеләрне күбрәк тартырга җыенабыз”,– ди клуб җитәкчесе, ярышларның баш хөкемдары Равил Гатиятуллин.

Балалар спортның бу төренә теләп тартыла. Казаннан килгән Евгений Неволин, мәсәлән, 7 яшьтә булуына карамастан, уннан артык турнирда катнашырга өлгергән, 5 алтын, 2 көмеш, 2 бронза медаль алган.

“Каратэ миңа ошый, үзеңнән көчлене дә җи­ңәргә өйрәтә”,– ди кечкенә Женя.

Спортның хәрби сән­гать төрле белән шөгыль­лә­нүчеләр булмау сәбәпле, турнирда Саба районы командасы катнашмады. Ә менә күрше Балтач районында тренер Вәсилә Газизова җитәкләгән каратэ түгәрәге уңышлы эшли. Турнирга ул алып килгән 13 баланың 11е призер булуга иреште. Шулай ук Спас районыннан да 9 катнашучының 5се пьедесталга күтәрелде. Биектаудан 4 укучының 2се көмеш медаль иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев