4 март 2022 яңалыклары
-
5 мартка һава торышы
5 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 17-22 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
-
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Яшел ут-2022» бәйгесенең район турында җиңүчеләр һәм тәрбиячеләре бүләкләнде
Әлеге конкурсның «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Хамзина Равилә Рәшит кызы җиңү яулады.
-
Роспотребнадзор «омикрон»ның гадәти сезонлы ОРВИга якынлашуын әйтте
Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны кимегән.
-
Олы Шыңар авылында яшәүче Набиуллина Рәйсә Гыйлметдин кызына - 90 яшь
Россия Президенты Владимир Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте директоры Мөхәмәтов И.Ш. һәм Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә кушылды.
-
Салган булган
Агымдагы елның 5 февралендә Лесхоз бистәсендә яшәүче 1985 елгы Рөстәм Мәрданов Казан-Шәмәрдән юлының 112нче километрында аек булмаган хәлдә чит ил автомобиле белән идарә иткәндә тоткарлана.
-
Татарстанда 6-8 мартта күпфункцияле үзәкләр эшләмәячәк
6,7 һәм 8 мартта бәйрәм яллары булу сәбәпле, күпфункцияле үзәкләрнең Татарстандагы барлык филиаллары да ял итә.
-
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча уеннары дәвам итә
3 март көнне хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
-
Каратэны кызлар да үз итә
Без каратэ турында беренче тапкыр кинофильмнардан карап белгән буын. Әле 1980 елларда да япон хәрби сәнгате төрен өйрәтүне һәм куллануны закон тыйган була. Хәзер исә авыл районнарында да каратэ секцияләренә йөрүчеләр саны арта. Әти-әниләр курыкмыйча балаларын япон хәрби сәнгатенә бирә. Ә узган якшәмбедә без Саба спорткомплексында беренче тапкыр каратэнең барлык стильләре буенча үткәрелгән Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге тамашачысы булдык.
-
8 март көнне Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак
Синоптиклар киләсе атна башына фаразларын әйтте.