Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәк-2021 операциясе

Саба районы территориясендә “Мәк-2021” операциясенең беренче этабы бара.

Саба районы территориясендә “Мәк-2021” операциясенең беренче этабы бара. Операциянең максаты – наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, шулай ук әфьюнле үләннәр (мәк, җитен) үскән урыннарны юк итү чаралары күрү. Полиция хезмәткәрләре гражданнарны кыргый рәвештә наркотик матдәләр үскән урыннарны ачыклауда һәм бетерүдә актив катнашырга чакыра. Наркотик матдәләр үстергән өчен 300 мең суга кадәр штраф, хезмәт белән төзәтү эшләре яисә 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. РФ Җинаятьләр кодексының 228нче статьясы нигезендә наркотик чаралар, психотропматдәләр яки аларның аналоглары, наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләр законсыз сатып алган, саклаган, ташыган, әзерләгән, эшкәрткән өчен 3 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Аларны җитештерүчеләрне 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала (Телефоннар: 102, 88436223202 и 88436223342). Операция 18 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев