Әниемнең күңел хатирәләре...
Әни, әнием... Нинди матур сүзләр! Бу сүзләргә нинди тирән мәгънә һәм хөрмәт салынган. Һәрбер ана өчен баласы иң матур, акыллы һәм әйбәт булган кебек, һәрбер бала өчен әнисе дөньядагы иң газиз кеше булып калачак. Ә бит әнидә генә була торган назлы карашны, йомшак сөйләмне, йөрәк җылысын башка берәүдә очратып булмый. Әнинең бер наз тулы карашы күңелдәге бар борчуларны куып таратырга, җан җылысы бүләк итәргә сәләтле. Кайвакытта дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, борчу-хафаларга чумасың да, күзләреңне йомып, бер генә мизгелгә тын калсаң, шунда назлы әни тавышының әкрен генә “Борчылма, балам, бар да яхшы булыр, түз”,- дигәнен ишеткәндәй буласың.
Минем әнием - Нурмиева Гөлҗиһан Хөсәен кызы - 1929 елның 10 апрелендә Саба районы Миңгәр авылында туа. Сугыш башланганда әниемә 12 яшь була. Колхоз эшендә бригадир, кладовщик вазифаларын башкаручы әнинең әтисе Зәйнетдин улы Хөсәенгә, сугышка китәргә дигән хәбәр килә. Әбиебез Гөлзәйнәп, өч кызын күкрәгенә кысып, ирен сугышка озата. Карынындагы нарасые нидер сизенгәндәй тыпырчына...
1941 елның октябрь ае үзенең салкын җилләре, төссезлеге белән башланып китә. Әбием ирен, ә балалар газиз әтиләрен сугыш кырына озата.
Хөсәен бабамны сугышта отделение командиры итеп куялар. Бабамның барлыгы 3 өчпочмаклы хаты килә. Беренче хаты Сослангерьдан. Ул бик кыска язылган була: ”Мине 3 айга солдатлар өйрәтергә куйдылар. Аннан командир 1 айга ял бирәм диде. Көтегез, очрашырбыз!”
Ә соңгы хаты сугышка чыгар алдыннан килә. Күңелендәге сагыну – сагышларын шигъри юлларга салган ул. Әтисенең сугыштан язган 3 хатын да әнием кадерләп саклый. Ләкин 1979 елда янгын чыгып, безнең йортыбыз тулысынча янып бетте. Бу кадерле истәлекләр дә шунда көлгә әйләнде.
“Ул елларның кышлары да рәхимсез булды,-диеп искә ала әни. Укулар бик аз эләкте, мәктәптә дә суык иде. Кара савытындагы буяу бозлана. Өсне чишенмичә генә укыйбыз. Дәреслекләр булмаганга, укытучы сөйләгәннең берсен дә калдырмыйча, дәфтәргә язып барырга тырышабыз. Куллар күшегә, бармаклар карыша, тыңламый. Ә икенче көнне ник берәү дәрескә әзерлексез килсен. Барысы да сөйләргә теләп, кулларын күтәрә.
Укудан бушаган арада җылы оекбашлар, шарфлар, бияләйләр бәйләп, тәмәке янчыклары, кулъяулыклар чигәбез, җылы чолгаулар әзерлибез. Аларны Авыл Советы рәисе Солтанов абый җитәкчелегендә аерым капларга тутыралар һәм фронтка жибәрәләр. Кайвакытта таныш түгел сугышчылардан рәхмәт хатлары килеп төшә. Безнең башлар күккә тия, ә әниләр күз яшьләрен сөртә. Ул хатларга бергәләп җавап язабыз”.
Тылдагы авыр хезмәтләрнең берсе - урман кисү. Авылда ирләр булмау сәбәпле, 12 – 13 яшьлек кызлар бөтен авыр эшләрне башкаралар. Өлкәнрәк апалар агачларны аударып баралар, малайлар ботакларын кисәләр, кызлар ботакларны бер җиргә ташып өеп баралар.
Вагон төяргә дә йөриләр алар. Поезд туктап торган арада йөгерә – йөгерә вагон төйиләр. Бер вагоны тутыруга, икенчесе килеп туктый. Авыр агачларны җилкәләренә күтәреп ташыйлар. Җилкәләре сыдырылып каный башлый. Вагон төяп бетергәч, тамаклары ач килеш, Шәмәрдәннән авылларына җәяүләп кайталар. Бу турыда сөйли башлагач, әнинең күзләре яшьләнә: ”Әлегедәй исемдә, берсендә шул вагоннарны төяп өйгә кайттым. Кулбашымдагы итләр суелып төшеп, җилкәдә телогрейкалар канга ябышып каткан иде. Әни елый-елый күршедә яшәүче мал врачы Хәким абыйны алып керде. Икәүләп минем яраларымны чистарттылар,сыек май белән майлап куйдылар. Зур булып күренәсе килә бит, тешемне кысып түздем. Ә ул яраларның әрнүе...”
Яз җитүгә чана белән симәнә ташый башлыйлар. Аякларына чабата кигән килеш, карлы – бозлы суларны ера-ера күпме юллар үтәләр алар... Юлда авырып үлүчеләр дә була. Ачлыктан тәмам хәлсезләнсәләр дә, симәнәдән бер уч ашлык та алып ашамыйлар. Тылдагылар өчен төп ашау ризыгы төрле үләннәр була. Кычыткан, алабута, әнис, кар астыннан чыккан черек бәрәңге аларны үлемнән саклап кала.
Сугыш тәмамланган көнне әни бүгенгедәй хәтерли. Алар Сабага трактор мае алырга килгән булалар. Багана башына куелган радиодан сөенечле хәбәр яңгырый:“Сугыш беткән! Җиңү килгән! Бу хәбәрне ишеткәч, сөенечләреннән җырлыйлар, бииләр, елыйлар.
Сугыш әниемнең балачагын урлый, аны әтисез калдыра. Ләкин алар бирешмиләр, дошманны җиңү өчен бар көчләрен куеп тырышалар. Җиңү көнен якынайту өчен, тылдагы хатын – кызлар, карт –корылар, бала-чагалар да бертигез көч куя.
Сугыш тәмамлангач, авылга ирләр кайта башлый. ”Әтиебез кайтыр диеп, көн дә Саба юлына чыгабыз. Әгәр берәр ир – ат күренсә, сеңелләрем белән аның каршысына йөгерәбез. Гел әтиебез кайтыр кебе тоела иде. “Әти” сүзен әйтәсе килеп, тилмереп үстек без”, - дип күз яшьләре белән искә ала әни.
Әниебез 1956 елда Тимершык авылына килен булып төшә. Әтиебез Фәнәви белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар гомер буе төп нигездә олыларны хөрмәт итеп, барлык туганнарга, күрше – тирәләргә үрнәк булып, ә безгә ныклы терәк булып яшәделәр. Шатлыкта да, күңелен моң – сагыш чорнап алганда да җырларга яра иде әтиебез. Үзенең үтә дә моңлы тавышы белән аңа әни кушыла иде. Әти 2001 нче елны безнең арабыздан китеп барды. Аның җырлаган җырлары безнең күңелләрдә хәзер дә якты моң булып, ә әйткән сүзләре мәкаль кебек саклана.
Әни колхоздагы төрле җирләрдә эшләде: фермада терлекләр карды, тавык фермасында, яшелчә бакчасында эшләде. Пенсиягә чыкканчы 15 ел колхоз ашханәсендә пешекче вазифасын башкарды. Механизатор, игенчеләрне тәмле ашлар белән сыйлады.
Сугыш чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен әниебез күп тапкырлар медальләр бүләкләнде. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорлардагы тырыш хезмәте өчен өч тапкыр авыл һәм район Советына депутат ите сайланды, ике тапкыр Казан шәһәрендә үткәрелгән алдынгылар слетында катнашты.
Хәзерге вакытта дүрт кызы да авылда үз гаиләләре белән матур гына яшиләр. Әниемнең 11 оныгы, 27 оныкчыгы бар. Барыбызның да авылда булып, һәрдаим аңа ярдәм итеп тора алуыбызны тоеп яшәве белән дә әниебез бик бәхетле.
Әниебез төп нигездә олы апабызның улы Айдарлар гаиләсенең кадер - хөрмәтен тоеп гомер йомгагын сүтә. Һәр туган көнгә шөкер итеп, ил - көннәргә иминлек, барлык кешеләргә саулык теләп, бәхетле картлык кичерә ул. Олыгайган көнендә 5 вакыт намазын калдырмыйча, камил акыл, зирәк зиһен белән тугызынчы дистәсен тутыра.
Әниебезнең гадел, тырыш хезмәте алдында баш иябез, барысы өчен дә мең рәхмәт диябез!
Минсылу Миннеханова,
Тимершык авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев