Өлкәннәр яшәгән йорт нурлы була
...Капканы ачып җибәрүгә, без тагын бер урамга килеп кердек кебек. Ишек алдындагы иркенлек! Аяк астында бәбкә үлән, тирә-якта яшеллек. Матур итеп рәшәткәләп алынган без керәсе йорт тау итәгендә генә, аста - инеш, ике атлам җирдә – челтерчелтер чишмә ага. Сәхрә инде! Закаровларның гаилә матурлыгы менә шулай йорт тирәләреннән үк башлана.
Бу нурлы нигездә Җәлил абый белән Зәбидә апа һәм аларның иң өлкән туганнары Дилбәр әби яши. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт булган өйдә, рәхмәт фәрештәләре канат җәяр диләр. Бу йортка аяк басу белән дә күңелне шундый рәхәт хис биләп алды. Балачактан гарип калган һәм гомере буе башкалар кайгыртуына мохтаҗ булган Дилбәр апаның түр бүлмәдә уйга бирелеп утырган мәле иде. Ул әлеге йорт хуҗасы Җәлил абыйның бертуган апасы. Иләбәрнең данлыклы балта остасы Шәрипҗан белән пар канаты Алмабикәнең 10 балаларының иң өлкәне була Дилбәр.
Ике бертуганы сабый чакта вафат булалар. Әти-әнисенә үзеннән кечерәк 7 туганын тәрбияләүдә, йорт эшләрен карашуда зур ярдәмчеләре булып үсә кыз, бер эштән дә карышмый. Үсә төшкәч, әнисенә ияреп фермага эшкә йөри. Фаҗига көтмәгәндә килә. Әнисенә булышырга килгән кыз ярсып чыккан үгез каршында кала һәм куркудан бик авыр психологик тетрәнү кичерә. Табибларга да күп йөриләр, дәвалау чаралары да күрәләр. Ни кызганыч, Дилбәргә яшьтәшләре кебек мәктәптә белем алырга да, үз гаиләсен булдырырга да язмаган булып чыга. Әмма, беркайчан да кимсетүне тоймый, гомере буе туганнарының иң кадерле һәм иң яраткан апалары булып, төп йортның җылысын саклап яши.
“Мин килен булып килгәндә, бу йортта тагын Җәлилдән олы Мулланур абый да бар иде әле. Без өйләнешер алдыннан гына Сабада яшәүче Әмир абыйлары гүр иясе булды. Без монда 3 ел яшәгәннән соң, фатир алып башка чыгып тордык, аннары әнкәй үлгәч, кире төп йортка кайтып төпләндек. Ул вакытта кызыбыз Зилә, улыбыз Зөлфәт туган иде инде. Дилбәр апа балаларыбызны тәрбияләргә бик булышты. Бик тату, матур яшәдек. Авырлыкларны да бергәләп күтәрдек. Бер ай эчендә Җәлилнең Мулланур, Шамил абыйлары каты авырудан бер-бер артлы дөнья куйдылар. Бу нигездән әткәйне, соңгы көннәрен бездә яшәгән үз әниемне дә бакыйлыкка озатырга туры килде. Риза-бәхил булып киткәннәрдер, шуларның хәерфатихасы белән исән-имин яшәп торган көнебез”,- ди Зәбидә апа. Без сөйләшкән арада бакчадан иң кечкенә оныклары кайтып керде дә, Дилбәр апаның муенына сарылды. “Карт әби, без кайттык дип, иң беренче аны кочаклыйлар, йоклап киткән булса, битләреннән үбеп уяталар”,- ди Җәлил абый шук оныгын алдына алып. Дилбәр апа үзе дә балаларны күргәч, шатлыгын яшерә алмады.
“Ул бик риясыз, кечкенә генә вакыйгага да сөенә белә. Әлхәмдүлилләһ, әле менә 80 яше уңаеннан Коръән ашы үткәрдек, ике як туганнар бергә җыелдык, бертуганнары Фирдәвес, Тәслимә, Зөбәрҗәт апалары, киленнәре Әлфинур апа,аларның балалары да кайтып котлады. Рәкыя абыстаебыз шигырьгә кадәр язып алып килгән иде. Ул көнне бик көтте инде. Аның сөенгәнен күреп без шатландык, күңелләр нечкәрде. Өлкәннәр булган өйнурлы була, кайчагында үзен Сабага кунакка алып китсәләр, бик ямаслыйбыз, сагынабыз. Исән сау гына була күрсен, - диде Зәбидә апа, Дилбәр апаның як яулыгын рәтләп. Шәфкать, хөрмәт, ярату яшәгән бу нигездән безнең дә тиз генә китәсе килмәде әле. “Тагын килегез, яме” дип озатып калды Дилбәр апа елмаеп... Аллаһы Тәгалә хәерле саулыклар, тәрбияләгән туганнарына зур әҗер-саваплар насыйп итсен. Барыбыз өчен дә үрнәк булырлык гаилә бу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев