Орлык агулау – мул уңыш нигезе
Бу көннәрдә хуҗалыкларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россельхозцентр"ның Саба филиалы белгечләре язгы чәчүгә орлык агулау техникасын тикшерә.
Бу – иң мөһим агротехник чараның берсе. Орлык материалы нинди генә сыйфатлы булмасын, агуламыйча туфракка күмдерелсә, аны корткычлар һәм патоген микрофлора һәлак итәргә мөмкин. “Үсемлекләрне саклауның бер генә чарасы да орлыкны химик эшкәртү биргән кадәр нәтиҗә күрсәтми. Шуңа күрә мәсьәләгә районда зур игътибар бирелә. Агулау техникасының төзеклеген, операторларның шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителешен тикшерү министрлык боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла. Химик эшкәртү фитоэкспертиза нигезендә башкарыла, препарат ачыкланган патогеннарны исәпкә алып сайлана. "Россельхозцентр" филиалы һәр хуҗалыкка орлык материалының гөмбәчекләр белән зарарлану дәрәҗәсен күрсәткән акт бирә. Шуның нигезендә бер, ике яки өч компонентлы агулау препаратлары кулланыла. Инсектицид агулагычлар үсемлекләр тишелеп чыкканда яшел кыякларны корткычлардан да саклый. Ул күбрәк арпа орлыгын химик эшкәрткәндә кулланыла. Шушы таләп үтәлмәсә, әлеге культураны яфрагын вак коңгызлар ашап, челтәрләп бетерә, уңыш нык кими”,– дип сөйләде идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ринат Нигъмәтҗанов.
Тикшерү “Явлаштау” бригадасыннан башланды һәм биредә орлык агулау техникасының эшкә әзер түгеллеге ачыкланды.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.
Фоторепортаж.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев