Предприятие йөкләмәләрне үтәлгән
“Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең 2019 ел җитештерү-икътисад эшчәнлеге йомгакларына багышланган җыелышында предприятие директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясап, коллективның хисап чорындагы хезмәтен уңай бәяләде.
Предприятие, хуҗалыкларда тулай ашлык җыюның кимүе шартларында, чит өлкәләрдән дә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче партнерлар җәлеп итүгә ирешкән һәм 2018 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда акча кеременең кимүенә юл куймаган. Нәтиҗәдә район хакимияте белән социаль-икътисадый хезмәттәшлек турындагы килешүнең барлык пунктлары үтәлгән. Шулай ук 2018-2020 елларга билгеләнгән күмәк килешү йөкләмәләре дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу хакта предприятиенең профсоюз оешмасы рәисе Тәбрис Вәлиев сөйләде. Ул районда һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә оештырылган мәдәни-спорт чараларында зур активлык күрсәткәннәре өчен эшче-хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Җыелышта катнашкан милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин предприятие коллективын районның 2019 елда социаль үсеше һәм 2020 ел бурычлары белән таныштырды.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев