Районда иң яхшы ата-аналар комитетлары чыгышы тәмамланды
Дүртенче ел рәттән Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсын үткәрә. Конкурсның район этапларында 21 ата-ана комитеты катнашты.
29 нче октябрьдә бәйгенең ахыргы муниципаль этабы Шәмәрдән лицеенда үтте. Анда Шәмәрдән лицее, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе әти-әниләр комитетлары, иҗади гаиләләре көч сынашты. “Иҗади гаилә” номинациясендә чыгыш ясаучылар: Саба гимназиясеннән Гайфуллиннар, Икшермәдән Хабибрахмановлар, Сәләтле балалар мәктәп-интернатыннан Фархиевлар.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев