Саба гимназиясе укучылары – юл хәрәкәте иминлеге сагында
Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан районыбызда махсус рейдлар үтте. Аларда Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашты.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең яшь ярдәмчеләре, машина, велосипед йөртүчеләрне, җәяүлеләрне туктатып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәп, юлда, бигрәк тә юлны кисеп чыгу урыннарында, игътибарлы булырга, башка юл йөрү катнашучыларын хөрмәт итәргә чакырды. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләрне тиешле тизлекне саклауны сорадылар, хәвефсезлек каешы каптыру мөһимлеген, балаларны махсус утыргычларда гына йөртергә кирәклеген искәрттеләр һәм мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев