Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы «Ел спортчысы-2020» лидеры

25 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2020» тантаналы чарасы узды.

Спортта зур уңышларга ирешкән спортчыларны һәм аларның барысын да котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең  синхрон    йөзү  федерациясе вице-президенты Ольга Павлова, РФ Дәүләт Думасы депутаты,  ТР Олимпия Советы рәисе Марат  Бариев, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, башкалар катнашты.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минңеханов  “Физкультура-сәламәтләндерү эшенең  куелышы буенча иң яхшы  авыл районы” һәм «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база олимпия төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинацияләрендә (30-55 мең кеше яшәгән районнар арасында) бүләкләнде. Рәис Миңнеханов шулай ук “Шәхси үрнәк” номинациясендә дә җиңүче  булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев