Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабабаш авылыннан Минһаҗевлар үзләренең ике улларыннан тыш тагын дүрт балага ата-ана назы бүләк иткән

Аллаһы Тәгалә хатын-кызга бик зур миссия - әни булу вазыйфасын йөкләгән. Чит балалар булмый дигән гыйбарә бар бит, хатын - кызның табигате шулай яратылган - ул үз газизләре өчен генә түгел, башка сабыйлар язмышына да битараф кала алмый.

Венераның да электән үк үксез балалар турында ишет­кәндә гел йөрәге сулкылдап куя. Ул чакларда белми шул әле, язмыш аны ятимнәр йорты бусагасына бер генә түгел, берничә тапкыр китерәчәк...

Кукмара районы Сәрдә­веч авылыннан килен булып төшкәндә аңа әле 19 яшь кенә була. Төп нигездә биеменең үз каенанасы да исән була әле бу вакытта. Кыз җигелеп килен хезмәтен үти башлый. Өлкәннәр бик тиз үз итәләр яшь хуҗабикәне. Гаиләдә иң өлкән кеше- авылның ак әбисе Гафифәбану биеме дә бик мәрхәмәтле карчык була. Венера белән Миннислам олыларны карап, хәер - догаларын алып соңгы юлга озаталар. Гаилә матур гына көн күрә, Миннислам абый- һөнәре буенча ташчы, төзелештә эшли.

Венера бер-бер артлы туган ике ир балалары- Марсель белән Илшатны тәрбияли. Шулай тыныч гына яшәгәндә кинәт әни кеше авырый башлый, тәне кычына, йокысы кача, ашаудан кала. Табибларның дәвасы булышмый, бармаган им-томчылары калмый. “Миңа аллергия бирәдер дип өйдә бер гөлне, келәм-паласны калдырмадык. Миннислам борчыла, киптем, сулдым. 8 ай изаландым. Шунда йөрәгемдә йөрткән күптәнге хыялымны искә алып, исән- сау бу чирдән котылсам, тәрбиягә бер кыз бала алыр идем дип, күңелем белән Аллаһы Тәгаләгә ялвардым... Апрель ае иде бу. Авыру ничек тиз килеп чыккан булса, юып алгандай кинәт юкка чыкты, ул көн миңа бәйрәм шикелле булды”,- дип искә ала ул чорны әңгәмәдәшем. Әйткән нәзер күңелдә тора бит. Вакытны озакка сузмыйча, Венера район үзәгенә опека һәм попечительлек бүлегенә барып гариза яза. Чиратны бер ел көтәләр.Тиздән Казанның тәрбиягә бала алу үзәгеннән хәбәр килгәч, Минһаҗевлар Яшел Үзән приютына чыгып китәләр. “Әмма безгә дигән баланы Балтачлар алган булып чыкты. Коелып төштем. Елый елый Казанга шалтыраттым. Алар безне тынычландырып, Алабуга шәһәрендәге приютка җибәрделәр. Туры шунда киттек. Безгә Дима белән Настяны күрсәттеләр. 7 яшьлек апасы 3 яшьлек Диманы җитәкләп безне көтеп йөриләр иде. Дима- Дилүсем шул арада килеп алдыма менеп тә утырды, шул көннән алып ул минем йөрәгемә кереп урнашты, кечкенә булгач, бигрәк яраттырды”- дип дәвам итә сүзен Венера. Сабыйларның олы абыйлары Женяны туганнары тәрбиягә алган булып чыга. Шулай итеп, бер сабый урынына ике бала алып кайталар Минһаҗевлар. “Барысы да җайлы гына барды дип әйтә алмыйм инде. Башта башымда мең төрле уй кайнады. Балалар юньле тәрбия күрмәгән, әтиләре юк, әниләре дә дөрес юлда булмаган, бу сабыйлар кечкенә чакларында кеше саен кереп ашарга ипи теләнеп йөргәннәр дип тә сөйләделәр тәрбиячеләре. Настя бик шук иде. Тыңламасаң, кире алып барып куям дип ачуланган вакытларым да, кысып кочып яраткан чакларым да булды. Балаларны аермадык, барысына да назны тигез итеп бүлергә тырыштык. Хезмәт белән тәрбияләдек. Бик тырыш, эш сөючән кыз булып үсеп җитте Настя-Әнисәбез. Агрокөллиятне тәмамлады, Иске Мичән егетенә кияүгә чыгып, хәзер үзе бәби үстерә.

Кайтканда бер авыз сүз татарча белмәгән Дилүсебез быел татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны алды.Тырышып укый, көрәш белән мавыга, үскәч юридик белем алырга хыяллана. Балаларның үскәннәрен күрми дә калдык. Үз улларыбыз икесе дә гаилә корып, авылда үз йортлары белән яшиләр. Моннан өч ел элек Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән тагын ике балага әти-әни булып куйдык. Бу юлы сабыйларны Киров өлкәсенең Спас-Талица приютыннан алып кайттык. Бертуганнар Мария-Миләүшәгә- 5 яшь, Егор-Илдарга 2 яшь иде. Бер-беребезгә тиз ияләштек. Хәзер кызыбыз 3нче классны тәмамлый, улыбызга 6 яшь тулды, икенче елга оныгым белән бергә мәктәпкә керә”- ди Венера.

“Илдар кечкенә булса да, маллар тирәсендә кайнаша, бик йорт җанлы булыр ахры”- дип кушыла әңгәмәгә Миннислам абый төпчек уллары турында. Йорт эшләренә ярдәмчеләр бик кирәк анысы. Ихаталары зур. 5 баш эре мал асрыйлар. Быел 100 баш каз, 30 баш үрдәк алганнар. Бакчаларында яшелчәсе, җиләк-җимеше күкрәп үсеп килә, 200ләп төп помидор гына утыртканнар. Ул өйдәге тәртипне, чисталыкны күрсәгез икән. Бу йорттагы ярату һәм наз тәрәз төбендә шау чәчәктә утыручы гөлләргә дә күчкән сыман. Венера ханым үзе дә шул чәчәкләр сыман балкый, нурлы йөзеннән елмаю китми. “Көн саен берәм берәм мәктәпкә, бакчага озатам да, җиң сызганып эшкә тотынам. Кайнар ризык белән каршы алам. Олы балалар да килсә, табын янында 15кә тулабыз. Бүгенге көнемә хисапсыз шөкер кылам. Шушы гөнаһсыз җан ияләрен бәхетле итә алсак, Аллаһ каршындагы вазыйфамны үти алыр идем, -ди ул эчкерсез елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев