Салган булган
Агымдагы елның 5 февралендә Лесхоз бистәсендә яшәүче 1985 елгы Рөстәм Мәрданов Казан-Шәмәрдән юлының 112нче километрында аек булмаган хәлдә чит ил автомобиле белән идарә иткәндә тоткарлана.
Алкотестер йөртүче сулап чыгарган һавада 0,586 мг/литр алкоголь барлыгын күрсәтә. Хокук тәртибе бозучы үзе дә гаебен тануын белдерде. Җәмәгать судьясы Р. Мәрдановка карата административ хокук бозулар турында РФ Кодексы нигезендә 30 мең сум күләмендә штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Суд карары 1 мартта үз көченә керде.
Материал ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев