Шекше авыл җирлегендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле концерты узды
21 нче август көнне Шекше мәдәният йортында көтеп алынган мөһим вакыйга булды, авыл халкы каршында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Узган гасырның 30 нчы елларында ук нигез салынган коллектив республикабызның бөтен дөнья каршында визит карточкасы булып тора, артистлар башкаруында матур җырлар яңгырый һәм татар халкының кабатланмас биюләре тәкъдим ителә. Тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулаган ансамбльнең хезмәте барлык мактауларга һәм бүләкләргә лаек.
Бу кичтә Шекше һәм Алан - Елга авылларында яшәүчеләргә чын сәнгать белән хозурлану мөмкинлеге тудырылды. Әлеге чара Саба районы, мәдәният бүлеге җитәкчелеге теләктәшлеге һәм "Игенче" ҖЧҖ ярдәме белән оештырылды. Концерт тәмамланганнан соң тамашачылар ансамбльне аягүрә басып алкышладылар, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф. Заһидуллин исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады.
Чыганак: instagram.com/shikshi_sdk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев