СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ СЫНАТМЫЙ
Кырымда быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Алтын мәйдан” халыкара фестивалендә Тимершык авылыннан сәхнә ветераны Миннислам Кәримов катнашып, “Вокал-соло”, “Инструментта уйнау” номинацияләрендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Казан шәһәрендә «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Анда безнең районнан Кече Шыңар мәдәният йортының "Әлфия" халык бию ансамбле лаеклы чыгыш ясады һәм III дәрәҗә лауреаты исемен яулады.
Фото: vk.com/altynmaidan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев