Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СУ – ТОРМЫШ ЧЫГАНАГЫ

Мин Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиевның эшләрен хуплап, газетага язып чыккан идем. Аның бу хезмәткә килүенә күптән булмаса да, ул бик зурлап мактарлык эшләр башкарган кеше.

Тик бер мәсьәлә Айдар  әлеге вазифага алынганчы ук  хәл ителгән  иде инде. Бу – су мәсьә­ләсе. Краннардан килгән су эчәргә яраклы түгел, юшкынлы. Әлбәттә, бу судан без мунча керергә, табак-савыт, кер юарга һәм башка кирәк-яракларга файдаланабыз. Шулай итеп краннардан килгән суны бөтенләй юкка чыгарып та булмый. Ләкин ул суны картлар-инвалидлар гына эчә. Калганнарын Хәниф Мөхәммәтшин спонсорлыгында Марсель Хәлимов оештырып әйбәтләп төзеткән Зиннәт (Хәниф, Марсель) чишмәсе коткара. Бу чишмәнең суы юшкынсыз  –  эчәргә яраклы. Авылыбызның кулында егә­ре булган һәркем  шул  чишмәгә эчәргә, аш куярга суга төшә. Бу чишмәне төзәтергә авылыбызның һәр эш яшендәге ир-аты катнаш­ты дисәм дә дөрес булыр. Рәхмәт сезгә, авылдашлар!

Фирәис Нигъмәтҗанов,

Кызыл Мишә.

Редакциядән: Укучыбыздан алынган әлеге хатка ачыклык кертү уңаеннан  Тимершык авыл җирлегенә мөрәҗәгать иттек. Авыл җирлеге башлыгы Айдар  Хаҗиев исеменнән түбәндәге эчтәлектәге җавап хаты алдык: «2016 елда Кызыл Мишә авылында каптаж урнаштырылды һәм суүткәргечләргә  чишмә суы тоташтырылды. Су нормативларга туры килә». Укучыбызга шушы җавапны ирештерәбез.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев