ТРЕНЕР-ХОРЕОГРАФЛАР ДА КИРӘК
Җирле үзидарәләрнең 2019 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары 28 гыйнварда Арташ, Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләреннән башланып китте.
Халык белән очрашуларда район башлыгы Рәис Миңнеханов, аның урынбасары Расих Закирҗанов катнашты. Җыелышларда шушы җирлекләр биләмәсендә хезмәт күрсәтүче полициянең участок вәкаләтлесе Алмаз Сәхабиев, Пенсия Фондының районара идарәсе начальнигы Фәридә Якупова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин чыгыш ясады. Җирлек башлыклары узган елда җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләрне хәл итү буенча һәм узган җыеннарда күтәрелгән проблемаларның үтәлеше турында да хисап тоттылар.
Арташ авыл җирлегендә барлыгы 265 хуҗалык исәпләнә. Җирлектә халыкны иң күп эш урыннары белән тәэмин итүче һәм җирле бюджетка керем кертүче -“Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Җирлек буенча узган ел 17 бала туган, 17 кеше үлгән, 7 яңа гаилә барлыкка килгән. Күләмле эшләргә килгәндә, Арташ-Саба чикләрендәге автомобиль юллары төзекләндерелгән, спорт залына ремонт үткәрелгән, Ике басу Арташ авылында уен мәйданчыгы ремонтланып җиһазландырылган, спорт-мәдәни үзәгенә реконструкция, 100 башка исәпләнгән сыерлар торагына капиталь ремонт үткәрелгән, Олы Арташта 1 фатирлы 2 торак йорт сафка баскан. Агымдагы елга Олы Арташта гомуми белем бирү мәктәбен реконструкцияләү, торак пунктларда обелискларны төзекләндерү күздә тотыла. Җирлек башлыгы Алмаз Әгъләмҗановның чыгышыннан соң Рәис Миңнеханов слайдларда күрсәтелгән саннарга аерым тукталды. Учреждениеләр җитәкчеләренә социаль объектларда ягылган газ, электр энергиясе, ФАПтагы хезмәт күрсәткечләре буенча да җавап тотарга туры килде. Гражданнардан килгән язмача мөрәҗәгатьләрдә Олы Арташ авылында шәхси кибет булдыру, авылда спорт белән шөгыльләнүче яшьләргә тренер, кече яшьтәге балаларга биюче-хореограф булмавы, 1967-1968 елгы күп балалы хатын-кызларның пенсиягә чыгуы буенча сораулар яңгырады.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев