Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тукай бәйгесе җиңүчеләре

Районыбызда 1-26 апрель көннәрендә “Әдәбият һәм сән­гатьтә Габдул­ла Тукай” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Бәйгедә өч яшь төр­кемендә һәм категорияләрдә 1-11нче сыйныфларда белем алучы 350 укучы катнашты. Габдулла Тукай шигырьләрен, төрле әсәрләреннән өзекләрне яттан укуда, Эзмә урта мәктәбеннән Әмирхан Галимуллин, Икшермә кадет- интернат мәктәбенән Самат Нигъмәтуллин, Завод Нырты мәктәбеннән Зөһрә Низамиева җиңү яулады.

“Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уң­га илтә” (Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү) номинациясендә җиңү Лесхоз урта мәктәбе театр коллективына (“Шүрәле”), Түбән Шытсу төп мәктәбе коллективына ( “Эш беткәч уйнарга ярый) һәм гимназия артистларына бирелде.

Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкаруда Сабабаш төп мәктәбеннән Зөһ­рә Хөсәенова, Иске Мичән мәктәбенең “Бәллүр” ансамбле җиңүчеләр дип табылды.

Укучыларның, Г.Тукайга, туган телгә багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләре номи­нациясендә гимназиядән Айша Камолова, Шәмәрдән лицееннан Риана Маркелова, Эзмә урта мәктәбеннән Дилә Мәүлетова җиңде.

Габдулла Тукай иҗаты бу­енча ясалган рәсемнәр, иллюстрацияләр арасында Олы Арташ төп мәктәбеннән Нияз Хуҗинның, Мичән мәктәбеннән Ильназар Хадиевның һәм Саба гимназиясеннән Диана Андрееваның иҗатлары иң яхшылары дип табылды.

Призерлар исемлеге

Номинация: “Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз: Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый” (Г.Тукай). (Габдулла Тукай шигырьләрен, төрле әсәрләреннән өзекләрне яттан уку).

1-4 нче сыйныфлар:

Бәшәрова Алисә,Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Хөсәенова Зөһрә, Сабабаш төп гомуми мәктәбе
Вәлиева Раяна, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Файзуллин Айназ,Сабитов Айдар, Завод Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе
Миннегараев Фазыл, Сабабаш төп гомуми мәктәбе

5-7 нче сыйныфлар:

Куклина Дарья, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Габидуллин Сәйдәш, Икшермә кадет- интернат мәктәбе
Каримова Мәрьям, Юлбат төп гомуми мәктәбе
Билалов Ислам, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе
Файзрахманова Камилә, Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбе

8-11 нче сыйныфлар:

Минһаҗева Сөмбел, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Амиров К., Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе
Миннегулова Д., Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе
Муллагалиева Л., Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе
Шиһабиева Алисә, Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбе

Номинация: “Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә” (Г.Тукай). (Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү)

1-4 нче сыйныфлар:

Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары (“Тукай әсәрләре”)
Сабабаш төп гомуми мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары (“Эш беткәч уйнарга ярый”)
Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары( “Таз”)
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары (“Тукай әкиятләренә сәяхәт”)

5-7 нче сыйныфлар:

Завод Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе (“Кәҗә белән сарык”әкияте)

Номинация: “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый. Чын безнеңчә матур, милли көй”(Г.Тукай). (Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкару).

1-4 нче сыйныфлар:

“Бәллүр” ансамбле, Иске Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе
Хөснетдинова Д., Сафиуллин Р., Гобәйдуллина, Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәйзрахманова Румия, Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбе
Сабитова Зилия, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе

5-7нче сыйныфлар:

Гасимуллина Адилә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе
Габделхакова Ильвина, Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбе
Сәләхиева Динә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе

8-11 нче сыйныфлар:

Фархуллина Ләлә, Икшермә кадет- интернат мәктәбе, 11 нче сыйныф

Номинация: “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам”(Г.Тукай) (Укучыларның, Г.Тукайга, туган телгә багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләре)

1-4нче сыйныфлар:

Иванов Данияр, Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ибраһимова Камилә, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Мөхәммәтова Зәлинә,Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Хәлимов Ильяс, Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

5-7нче сыйныфлар:

Габидуллин Сәйдәш, Икшермә кадет-интернат мәктәбе
Габделбаров Ислам, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Шарипова Карина, Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ахунова Р., Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе
Камалиева Камилә, Шәмәрдән лицее “Үсеш”

8-11нче сыйныфлар:

Билалова Ландыш, Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Шәвәлиева К., Завод Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе
Нурмиева Ильвина, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Закирова Зилә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе

Номинация: “Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына; Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына” (Г.Тукай) (Габдулла Тукай иҗаты буенча ясалган рәсемнәр, иллюстрацияләр).

1-4 нче сыйныфлар:

Хадиева Зифа, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Хазиева Зөлфия, Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе
Аберкаева Ләйсән, Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе
Павлов Арсен, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Галимова Амилә, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе
Хадиева Зөһрә, Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе
Гайнетдинов Рәйхан, Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе

5-7 нче сыйныфлар:

Маслахова Миләүшә, Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Билалова Мәликә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе
Мөхәммәтшина Ризәлә, Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Баһманова Фирүзә, Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбе
Таҗетдинова Зәйнәп, Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе
Каюмова Нәргизә, Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

8-11нче сыйныфлар:

Денисова Зарина, Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ахметшина Энҗе, Завод Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фархуллина Ләлә, Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе
Гордеева Аделина, Икшермә кадет-интернат мәктәбе
Гарипова Азалия, Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев