Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннарга – Президент бүләкләре

Районыбызда Бөек Җиңүнең 76 еллыгы якынлашкан Бәйрәм алды көннәрендә Бөек Ватан сугышы инвалидларына, шулай ук ирләре сугышта һәлак булган (үлгән) тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшыру чаралары үткәрелде.

Барысы 294 ветеранны башкарма комитеты бүлекләре, социаль яклау бүлеге, җирле үзидарәләр җитәкчеләре Бәйрәм белән өйләренә барып котлады.

Җиңү акциясенә шулай ук Татарстан Республикасы “Кече нефть компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә кушылды. Өчен­чекөн компания вәкиле Елена Романова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котладылар, Ватанга фидакарь хезмәт иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм компания директоры Тимур Шәймиев исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев