"Ярдәм өмет итеп түгел, аралашу өчен көтеп алучылары бар" - ди үз тәрбиясендәге әби-бабайлары турында Рәмзия Каюмова
Социаль хезмәткәрләр – кешеләрнең моң-зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итүче һөнәр ияләре. Бүгенге көндә “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша караучысыз калган 170 кеше өйләрендә социаль ярдәм ала.
Кайбер игелексез балалар үз әти-әниләрен дә караудан баш тарткан заманда, алар әнә шул башкалар ярдәменә мохтаҗ булган әби-бабайларны үз кайгыртуы астына алган. Өлкәннәрнең барысы да дөм ялгыз, караучысыз түгел, әлбәттә. Кайберләренең инде өлкәнәеп баручы балалары бар. Әмма күбесе читтә яши. Әниләрен үзләре белән яшәргә бик кыстасалар да, әбиләрнең гомер иткән җылы нигезләрен калдырып китәселәре килми. Ни дисәң дә, үз куышлары, гади генә булса да, үз почмаклары, шушында яшәлгән, тәгәрәшеп балалары үскән. Әмма яшь барган саен тормыш итүләре генә авырлашкан. Андыйларга, үзләре әйтүенчә, “күктән төшкән фәрештәләрдәй” социаль ярдәм хезмәткәрләре ярдәмгә килә.
Олыяз авылында яшәүче социаль хезмәткәр Рәмзия Каюмова үзенә беркетелгән 7 ялгыз яшәүченең өенә барып ярдәм күрсәтә. Аның без үзен “эш” урынында – Пүкәл авылында яшәүче 87 яшьлек Гөлзифар апа Вәлиеваның хәлен белгән вакытында туры китердек. Әниле-кызлы кебек сөйләшә-сөйләшә йорт тирәсендә кайнашалар иде яңа танышларыбыз. Күбрәк Гөлзифар апа сөйли. Рәмзия апа аны сабыр гына тыңлый, кирәк урында сүзен җөпләп куя, киңәшен дә бирә. Монысы һөнәрендә иң кирәкле сыйфат- өлкән кешене тыңлый белү һәм кирәкле сүзләр табып күңелен күрү. Аннары ул аның кан басымын үлчи, өстәлдәге даруларын барлый. “Әле Сабантуйларына кадәр дип, өен юдык әбиемнең, менә челтәрләрен үтүкләп эләсем бар”, – дип тәрәзә төбендәге гөлләрен дә рәтләп ала. Без аралашкан арада түр ишектән Гөлзифар апаның күршесе – шулай ук Рәмзия ханым тәрбиясендә булган Закирә апа да күренде. Ул да ялгызы гомер кичерә. Бу авылда Рәмзия апа карамагында тагын бер ялгыз яшәүче бабай да бар икән. Ике әби чөкердәшеп хәл белешкән арада, Рәмзия ханым башка эшләрне карарга өлгерә. Суыткычта кирәкле азык-төлек бармы, әбинең урын-җирләре тәртиптәме, бакчадагы түтәлләрдә дым бетмәгәнме... “Рәмзия булмаса нишләр идек, ике таяк белән йөри идем, менә хәзер берсен ташладым, ныгытып үз аягыма баса алам, Рәмзия тәрбиясе белән генә шулай бу”, – ди Гөлзифар апа караучысын мактап. Аның җыйнак кына өе үзәнлектә урнашкан, аста терәлеп диярлек кечкенә генә елга ага. Шуның аша әбинең өенә таба тимердән күпер эшләп куйганнар. Рәмзия апа көн саен диярлек шушы юл аша Гөлзифар апа янына ашыга. Кыш көннәрендә карын көрәп үзе юл сала. “Балаларым да хәлемне белеп торалар, улларым үзләре дә 60тан узды шул инде, аларга алдан ук, дөньяның бар алтынын алып килсәгез дә, бу өемнән чыгып китмим дип кисәтеп куйдым” – ди Гөлзифар апа безне озата чыкканда. Рәмзия ханымның әле тиз генә өенә кайту юк. Аны дүрт күз белән Өтернәс һәм Олыяз авылында тагын 4 әбисе көтә.
Үзе ул бу игелекле эшкә очраклы гына алынмаган. Озак еллар Шәмәрдән хастаханәсендә эпидемиолог ярдәмчесе булып эшли, кыскартылуга дучар булгач, Түбән Камада читтән торып фельдшерлык хезмәте күрсәтү буенча өстәмә белем ала һәм социаль яклау бүлегендә өйдә торучы өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтүче шәфкать туташы булып эшли башлый. Кызганычка каршы, бу штат та кыска гомерле булып чыга һәм ул өлкәннәргә булышуны социаль хезмәткәр вазифасында дәвам итә. Фельдшер белгечлеге дә кирәксезгә калмый. Социаль хезмәткәр беренче чиратта медицина ярдәме күрсәтә дә белергә тиеш. “Үзем кечкенәдән әби тәрбиясе алып үскәнгәме, бик яратам өлкәннәрне, булышудан һич кенә дә авырсынмыйм. Ярдәм өмет итеп түгел, аралашу өчен көтеп алучылары да бар. Килүгә: “Эш качмас, кил әле, яныма утыр да, сөйләшик рәхәтләнеп”, – дип каршы ала кайберсе. Аларга аралашу да бик кирәк” – ди Рәмзия ханым. Социаль хезмәткәр тәрбиягә мохтаҗ булган әбиләрнең көндәлек эш-мәшәкатьләрен генә түгел, гозер-үтенечләрен дә үти, коммуналь түләүләр дә аңа йөкләтелгән. Документлар, табиб белешмәләре артыннан йөрү, хастаханәгә яки башка оешмаларга алып баруны да авырсынмый башкара. Тормыш иптәше Рифкать абый бу игелекле эшендә зур терәге. Ике уллары да үсеп инде үз гаиләләре белән яшиләр. “Гаиләмдә акча ягыннан мохтаҗлык кичермим, балалар да урнашкан, әмма исән сау булып, үз аягымда йөреп торганда, әбиләремне калдырып ялга китәргә исәп юк әле. Алар – миннән, мин алардан җанга дәва алып, бер-беребезнең тормышларын тулыландырып яшибез”,–ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев