Язгы кыр эшләре–2021
Район хуҗалыкларында сабан культуралары чәчүгә керештеләр. Аерым алганда, 28 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 250, “Нырты”да –140, “Игенче”дә һәм “Сатыш” бригадасында– 80шәр, “Шытсу”предприятиесендә 50 гектарда арпа культурасы, “Урта Саба” бригасында һәм “Сатыш”та 100әр гектарда горчица чәчелгән. Берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчкән хуҗалыклар да бар. Район хуҗалыкларында барысы 6209 гектарда уҗым культуралары, 14800 гектарда берьеллыклар (100%) тукландырылган, 25800 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев