Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Кояшта тән пешү һәм беренче ярдәм күрсәтү” темасына әңгәмә- практикум

27 июнь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна җитәкчелегендә “Кояшта тән пешү һәм беренче ярдәм күрсәтү” темасы буенча әңгәмә- практикум үткәрелде. Дәрестә 10 бала катнашты.

Җәйге чорда тормыш иминлеген тәэмин итү буенча балаларның белемнәрен киңәйтү; кояшта тән пешкән вакытта беренче ярдәм күрсәтү максатлары куелды.

 Шөгыль ике өлештән: әңгәмә һәм практикумнан торды. Әңгәмә барышында балаларга кояш нурлары турында мәгълүмат бирелде.

 Кояш нурлары кеше организмы өчен бик файдалы. Үсеп килүче яшь организмга кояш нурлары тиешле күләмдә булырга тиеш. Җәй җитү белән бу мәшәкать юкка чыга, ләкин кояшта озак вакыт булу тән пешүгә китерергә мөмкин.

 Әңгәмәдән соң, шәфкатъ туташы Галиакберова Ләйсән Рифхатовна балаларны кояш нурлары астында тән пешкән очракта беренче ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштырды. Балалар игътибар белән ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.

Шөгыль барышында куелган максатларга ирешелде. Шөгыльнең саф һавада үткәрелүе балаларга аеруча ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев