ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә
Узган җомгада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Мәктәп урамында 1518 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операцисе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 28 йөртүчегә беркетмә төзеделәр.
Өч сәгать дәвамында 170кә якын автомобиль туктатылды. Нигездә укылмый торган номер билгеләре белән йөрүчеләр, иминлек каешларын эләктермәүчеләр, балаларын махсус утыргычларда йөртмәүчеләр, ОСАГО килешүе рәсмиләштермәүчеләр ачыкланды. Бер йөртүче махсус җайланмасыз руль артында телефоннан сөйләшеп барганы, тагын берсе “зебра”да җәяүлегә юл бирмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылды.
* * *
Апрель аенда район юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә
техника белән идарә иткән 11 йөртүче тоткарланды. Шуларның дүртесе – Шәмәрдәндә, бишесе – Сабада, икесе – Иләбәр һәм Сабабаш авылларында яшәүчеләр һәм кичтән хәйран исерек булган кешеләр. Әйтик, Саба–Лесхоз юлында тоткарланган йөртүчедә 1,039 промилле алкоголь барлыгы ачыклана. Юлтранспорт вакыйгасы урынын калдырып киткәне өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган Шәмәрдәндә яшәүче хатынкызда да 0,6 промилле алкоголь табыла. Кыңгыр эше өчен инспекция күзәтүенә алынган 1991 елгы Саба кешесе Ф. да 11 апрельдә аек булмаган хәлдә” Ларгус”ка утырырга җөрьәт иткән булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев