Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ул гомуми стажлары 500 елдан артык булган укытучылар династиясеннән
Сүзем Икшермә урта мәктәбендә география укыткан Фәридә Фәрит кызы Нәҗметдинова турында...
-
«Бөтен сабагын кимереп бетергән...»
Минем хәләлем аңа “Мәхәббәт гөле” диеп татарча исем тапты.
-
«Я күзле буласың, я күзсез каласың», диделәр
«Күзгә каты әйбер кереп, сукыр кала яздым...»
-
Яшьлеккә кире кайтмас идем...
Шулай дип язып куйдым да, яшьлегемә кайтып киттем. Безнең заман кешеләренең яшьлеге бик катлаулы, күп төрле. Мин бу язмада аның бер мизгелен генә искә алып китәм.
-
«Мәҗит энем, Чулпыч авылының тоткасы син!»
Гатият абыйның партия билетын алдылар. Үзен әлегә эштә калдырдылар. Өендә берсеннән-берсе кечкенә алты баласы бар. Абый бөтен кыюлыгын җыеп, Казанга чыгып китә. Тикшерү була.
-
Сак белән сок кебек: ир - авылда, хатын - шәһәрдә
«Бик рәхәт әле, сезнең кебек ир, каенана көен көйләп ятмыйм, киенәсем килсә киенәм, барасы җиремә барам»
-
«Кешегә белер-белмәс гаеп тагудан бик сак булырга кирәк»
Без кечкенә чакта, яз җитеп, көннәр җылынгач, көчле ташулар була иде. Олылар да, бала-чагасы да Сатыш күперенә су шаулавын, бозлар акканын карарга җыела...
-
«Гомер буе беренче мәхәббәтемне сагынып яшәдем»
Гомер узган саен үткәннәр сагындыра икән ул. Никтер балачак, яшьлек вакытлары ешрак искә төшә.
-
Арыслан түгел, Арслангали елгасы
Тенекигә Юлбат ягыннан килеп кергәндә, безне иң элек Бикә болыны, Бикә елгасы каршы ала.
-
“Нәрсәгә миңа ир? Бала нәрсәгә?”
Менә минем әни зур мәхәббәт дип 19 яшендә кияүгә чыккан, мин туганмын. Аннары 30 тулганда ялгыз калды, әти китеп барды. Ярый инде, аннары, зур мәхәббәт булмаса да, бүтән кешегә кияүгә чыкты, мин үги әти белән үстем. Әйбәт кеше туры килде. Менә сез, шулай ук 20дә кияүгә чыгып, бала тапкансыз да, күпмедер вакыттан аерылып, балаларыгызны ялгыз үстергәнсез. Юк, минем бала табасым килми!
-
Ак күлдә күргәннәрдән
Ак күл авылында яшәүчеләрнең 95% ы - намазда!
-
Язмыш сынавы
Бабамның беренче хатыны вафат булган. Биш бала өстенә бабам яшь хатын алган. Үги әни булуы бик җиңел булмагандыр. Әнием унҗиде яшендә килен булып төшкәч, син дә килгән, мин дә килгән, дип, бар эшкә дә җайлап өйрәтә әбием аны. Токмач та баса белми идем бит, дип искә ала әнием. Без үзебезне белә башлаганнан бирле әти дә, әни дә гел эштә иде. Декрет яллары да булмаган ул вакытта. Без биш бала да күбесенчә әбиемнәрдә үстек. Ул яктан да олы ярдәмче булган ул әниемә. Юкса, язмыш сынавын, нахакка рәнҗетелүләрне дә күп күргән. Гайбәтләрне дә күп ишеткән. Эшкә дә талымлап тормаган. Кадерле хатын булып кына яшәде дип тә әйтә алмыйм. Әни булу бәхете дә язмаган аңа. Үги ана буларак, авыр сүзләр дә күп ишетергә туры килгән. Безне дә, яратам, дип, алдына утыртып сөймәде, тел белән дә әйтмәде. Ләкин аның безгә булган ихлас яратуын еллар үткән саен ныграк тоям. Бүген дә йөрәгемне җылытып тора.
-
Кан хәтерен сызам димә...
Абый: “Күрше әби кереп Ясин сүрәсе дә укыды инде”, — дигәч, Нинаның күзеннән сыңар яше сытылып чыкты. Кинәт кенә тәнемә ниндидер кайнар дулкын китереп бәргәндәй тоелды: “Абый! Бәлки, аңа христиан рухание алып килергә кирәктер, шуңа тыныч күңел белән китә алмыйдыр?!” — дидем. Артур киенеп чыгып та йөгерде. Поп килеп укып киткәч, Нинаның йөзенә иңгән тынычлыкка барыбыз да таң калдык. Балаларга чыгып торырга куштым да, җиңгинең кулыннан тотып: “Нина, син бик яхшы кеше булдың. Абый өчен дә, балалар өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Менә догалы да булдың, бар инде, ял ит”, — дидем. Нина йокы баскан кешедәй күзләрен йомды. Абый, җиңел сулап: “Йоклап китте, бәгырькәем”, — диде. “Юк, абый, бөтенләй китте Нинаң”, — дидем.
-
Туганнан бирле — хәсрәт дәрьясында...
Ир дигәнем, салып кайтса, чын мәгънәсендә ерткыч җанварга әверелә. Әнисе һәм балалар күз алдында өстемдәге киемнәрне умырып ата да, мине караватка төртеп егып, җенси теләген канәгатьләндерергә керешә. Карышсам, рәхимсез рәвештә типкәләп кыйнарга күп сорамый. Улына сүз әйтергә хәтта газиз әнисенең коты алынып тора. Балаларны ияртеп, бүлмәдән тиз арада чыгып качарга өлгерми калса, бертуган сеңлесен дә тәпәләп ташларга мөмкин. Пешергән ризыгым ошамаса, ашлы кәстрүлне идәнгә атып бәрү, бәрәңгеле табаны башыма каплау кебек этлекләрен санап бетерерлек түгел иде.
-
Трасса “хезмәткәре”
Кузгалып киткәч кенә артта тагын 3 ир-ат утырганын аңладым. Үзләреннән аракы исе аңкып тора иде. Хәзер инде туңудан түгел, куркудан калтырый башладым. Караңгы юлдан бераз баргач машина юл буендагы каенлык артына борылды. ...Бер-бер артлы дүрт вәхши ботарладылар мине шунда. Елауларымны, ялваруларымны беркем дә ишетмәде. Хайвани йомышларын йомышлагач, машиналарына утырып китеп бардылар.