Эстрада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гаугалы видеодан соң Фирдүс Тямаев Столбищедагы этләр приютына 30 мең сум акча күчергән
Кичә интернетны Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев катнашындагы видео шаулатты. Ике җырчы юл буенда очраша һәм шул мизгелдә күзләренә юлда яткан үләкскә чалына. Шаярып төшерелгән видеоны күпләр аңламады. Фирдүс һәм Гүзәлне гаеп иттеләр. Шул ук вакытта “шаяру гына бит бу” дип язучылар да күп булды.
-
Ленар Сәйфиев танымаслык булып үзгәргән
Салават Миңнеханов аэропортта Ленар Сәйфиевне очраткан һәм видеога төшереп, инстаграмда уртаклашкан. "Макгрегор дип уйладым, юк икән, безнең Ленар Сәйфиев икән. Аэропортта күңелле очрашу", - ди җырчы.
-
Тракторист абый Гүзәл Уразовага багышланган җырын сәхнәдән башкара
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хакимовның соңгы концертларның берсендә Альберт исемле абый Гүзәлгә көтелмәгән бүләк ясый.
-
«Дәшмичә кала алмыйм» — Дилә Нигъмәтуллинаны хастаханәдә нәрсә тетрәндерә?
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина фикеренчә, хастаханәләр һәм табиблар тиешенчә авыруларны карамыйлар. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итеп, язылучыларына мөрәҗәгать итә.
-
Фирдүс яңа җыр чыгарган!
Фирдус Тямаев яңа җыр чыгарган. Әле күптән түгел генә аның әтисенә багышлап язылган күңел өзгеч җыры бар иде. Кичә яраткан җырчыбыз инстаграм битендә әнисенә багышлап җыр элгән. Видеода Фирдүснең әнисе дә бар. Фирдүс тышкы кыяфәте буенча нәкъ әнисе икән. Ә җыр бик матур һәм моңлы килеп чыккан. Гүзәлия көе, Рауза Хафизова сүзләре
-
Азат Абитов белән күңелсез хәл булган
Азат Абитов, телефонын югалту сәбәпле, язылучылары белән элемтәгә чыга алмый. Бу хакта ул тормыш иптәше Гөлсирин Абдуллинаның инстаграмыннан хәбәр итә. Ваһапов фест лауреатлары хәзерге вакытта Италиянең Рим шәһәрендә гастрольләрдә.
-
Ольга Бузова концертына 7,5 мең кеше җыелды
Кичә Казанның "Парк-Хаус" сәүдә һәм күңел үзәге парковкасында, җырчы, артист Ольга Бузова чыгыш ясады.
-
Салават Фәтхетдинов гаиләсендәге шатлыклы вакыйга турында хәбәр итә
Халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмда улы Рөстәмнең зур уңышы турында хәбәр итә
-
Хәмдүнә Тимергалиева Әнвәр Нургалиев концертында гашыйк булуы хакында әйтә
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең Казанда 15-20 октябрь көннәрендә концертлары бара. Аның концертларында халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да чыгыш ясый. Әнвәр Нургалиев үзенең инстаграмында Хәмдүнә Тимергалиеваның чыгышы вакытындагы кызыклы мизгелне урнаштырды.
-
Элвин Грей тамашачысының хыялын тормышка ашырган
Элвин Грей Алинә исемле тамашачысының хәлен белергә дип, махсус, хастаханәгә килгән. Бу вакыйга Төмәндә гастрольләр вакытында булган.
-
Айваз Садыйров: "Өйләнгәч, сөйләнүсез булмый икән"
«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйровның өйләнүе турында язган идек. "Матбугат.ру" алдан хәбәр иткәнчә, туй 13 октябрьдә Казанның "Туган авылым" комплексында узды. Ә никахны 29 сентябрь көнне Арчада укыттылар.
-
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова белән күңелсез хәл булган
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләләре белән Төркиядә ял иткән вакытта күңелсез хәл була, аларның туй балдакларын, Гүзәлнең алтын йөзекләрен урлыйлар. Бу хакта Илназ Баһ инстаграмда хәбәр итә.
-
Булат Җиһаншин татарча "терминатор" төшергән
Булат Җиһаншин яңа җырына клип төшерән. Аны татарча "терминатор" дип атарга да була. Булат Җиһаншин көе, Нур Амстердам сүзләренә язылган әлеге клип, кызыклы сюжет, чыннан да, татар эстрадасына яңа сулыш өрә.
-
Җәвит Шакиров үзен үлгән дип хәбәр таратучыларга ВИДЕОҖАВАП бирде
Җырчы һәм юмор остасы, “Кәмит Җәвит” тапшыруын алып баручы Җәвит Шакиров үлгән, имеш. Билгесез затлар социаль челтәрләрдә менә шундый хәбәр тараткан. "Инде телефоннан җавап биреп арыдым!" дип уртаклаша көненә унлап шалтыратуларга җавап бирергә мәҗбүр булган артист.
-
Ришат Төхватуллин ялгыз булуын әйткән
Ришат Төхватуллинның "Мәхәббәт көтә күңел" дигән клибында тирән фәлсәфи фикер ятканын белә идегезме. Үз инстаграмында җырчы клиптан өзек белән уртаклашкан. Клип та җыр да бик моңсу, ә постка җырчы мондый язма куйган: