Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рәмзия Габделхакова: «Мин сездә булган идем…»
Хәзер язсам да ярыйдыр инде. Соңгы һөҗүмгә без Суфиян абый белән бергә кердек. Бергә Краков госпиталендә яттык. Ул үзенең исән калмасын аңлады, үлем көтеп яшәде. Хатларны минем исемнән яздырды. Мин инде үлгән, барыбер өмет юк, диде. Хәлләрегезне беләсе килде. Бик сагынды. Мин кайта алмам инде, диде. Сезгә берни белдерәсе, кабат өметләндерәсе килмәде…
-
Линара Батталова: «Марат Мальдив мәчетендә азан әйтте»
Гаилә дуэты Марат Галимов белән Линара Батталова Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырлы гаилә анда гаҗәеп матур клип төшергән. Мальдивта булган кызык хәлләр турында безгә Линара үзе сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин: «Абый белән икәү генә калдык»
Татар эстрадасының танылган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Рахматуллинның шул ягы ошый: кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, сорауны җавапсыз калдырмый. Үз хәле хәл булганда да, җавап бирергә җаен таба ул.
-
Беренче концертларыбызны “Жигули” машинасына прицеп тагып башлаган идек
Заманында Гүзәл Уразова журналистика факультетына укырга керергә җыенган булган. Әмма...
-
Ана күңеле – балада... (Зөләйха Солтанова)
Хәтирә апа эскәмиягә килеп утырды. Күчтәнәч тутырылган авыр-авыр сумкаларын янәшәсенә куйды. Үз бакчасыннан җыйган күчтәнәчләрне кызы Румиягә дип алып килде карчык. Ә башкача була аламы соң? Монда, шәһәрдә, нәрсә ашый алар? Кызының ашарга әзерләргә вакыты юк, туңдырылган ярымфабрикатлар алалар да шуны пешереп ашыйлар.
-
Яраланган язмыш
Җирдә шундый язмышлар була... кабатланмас, гыйбрәтле язмышлар. Тетрәндергеч язмышлар... Ирексездән шул язмыш иясенә карыйсың да, ничек күтәрә икән бу барсын да? дип гаҗизләнүдән үз җилкәң куырылып төшә... Булган язмышыңа, тормышыңа рәхмәт әйтеп, эчтән генә белер-белмәс догаңны укып куясың...
-
Вәгъдәмдә тормадым, гаилә дә бозмадым
Гаиләле ирләрне аздырып, балаларны ятим калдырып, күз яшьләре түктереп яшәүче хатын-кызлар турында язылган хатларны тыныч кына укый алмыйм. Шундый хатын-кызларга гыйбрәт булмасмы дип, үз башымнан үткән хәлләр турында кыскача гына язарга уйладым. Безнең заманда, Совет чорында асыл затлар бик әдәпле, тәртипле иде. Яшьлегем чәчәк атканда Фәрит (исемен үзгәрттем) исемле егет белән таныштым. Тора-бара бер-беребезне күрмичә тора алмаслык хәлгә җиттек.
-
Бурычлыга горурлык килешми
Без ул егет белән банкта таныштык. Мин кредит алу тәртипләре белән танышып чыгып килә идем. Эшеннән кайтып киткәнче поручителемне эләктерим дип ашыгып чыгып барам, ә ул банкка кереп килә: маңгайга-маңгай бәрелештек. Кинолардагы кебек, кулымдагы бөтен документ җиргә коелды.
-
Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)
5 бүлек
-
Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)
4 бүлек
-
Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)
3 бүлек
-
Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)
2 бүлек
-
Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)
1 бүлек
-
Рамил Хәйретдинов: «Әтием башта Рамиләгә өйләнүемә каршы иде»
Рамилә белән танышканда миңа 19 яшь иде. «Сразы» гашыйк булдым, мин әйтәм, моны ычкындырырга ярамый. Баксаң, мин аннан дүрт яшькә кечерәк икән. Ул: «Бәләкәй бит син, маңка малай», – дигән иде. Ә минем беркайчан да үземнән кечерәк кызлар белән аралашкан юк иде, гел миннән өлкәннәргә тартылдым. Ә Рамиләнең бер теләге булган – ул Казан егетенә кияүгә чыгарга хыялланган. Һәм егетенең дә озын буйлы булуын теләгән. Кыскасы, туры килдем мин аңа. Әле туй көнне дә шундый кызу иде. Мин әйтәм, Буага кайтып йөрмик, апаларыңнан гына килеп алырбыз, дидем. Рамилә: «Юк, Казаннан кайтып алдылар дисеннәр, күрсеннәр», – дигән иде. Әти бераз каршы килде инде. Әтинең өч абыйсы бар. Шушы өч абыйның уллары әле өйләнмәгән иде, ә мин 19да гаилә корам, имеш. Алар, шалтыратып, акыл өйрәтә башлады. Барыбер өйләнештек. Хәзер әтием шатланып туя алмый, алар Рамилә белән җан дуслар.
-
Гафу ит мине, кызым!
“Син – алкаш кызы, ә әниең сине ташлап киткән”