Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Әниеңне сагынсаң, ник кайтып хәлен белмисең?" Язучы Гәрәй Рәхим белән әңгәмә
Язучы Гәрәй Рәхим килсә, хикмәт көт, диләр бездә. Бу чыннан да шулай. Авырып китсәң, аңардан берәр хикмәтле рецепт, чыныгу серләрен, күңел төшенке вакытта теләсә кемне селкетеп җибәрерлек сүз алып калабыз. Җырлаткан, мәзәк сөйләп, хәл беткәнче көлдергән чаклары да бар. Бүген исә әдәбият һәм милләт турында сөйләштек.
-
Җырчылар сәхнәдә үлүдән куркамы?
Атна азагында җидесе узачак Димитровград шәһәренең “Карлыгач” ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллованың сәхнәдә җырлаганда егылып үлүен җырчылар гаҗәпләнеп, шок хәлендә кабул иткән. Хәтта кайбер артистлар бу темага фикер әйтүдән дә баш тартты.
-
Гүзәл Уразова: "Җыр мәктәбе ачарга телим"
Зур сәхнәдә 15 ел иҗат итүче җырчы Гүзәл Уразова Азатлыкка алдагы планнарын уртаклашты. Ул үз исемендәге музыка мәктәбен ачарга тели. Моңыбызны, татар җырыбызны чит илләргә чыгару максаты да бар ди ул.
-
“Теләмәгән кеше белән җырламыйм”
Татар эстрадасында көн дә яңа исемнәр пәйда була. Әмма аларның бик азы гына халык хәтерендә кала. Үзен генә түгел, җырларын да телдән төшермәгән җырчылар исемлеге артык озын түгел. Татарстанның атказанган артисты Алсу ӘБЕЛХАНОВА да шушы исемлеккә керер иде. “Пар алкалар”, “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Сорама хәлләремне” – бу җырларны һәм аларның башкаручысын халык беркем белән дә бутамый. Ә Алсу Әбелханова исә, беркайчан да югары үрләр артыннан кумадым, ди.
-
ТАТАР МАЛАЙ: «МИҢА «МЯМЛЯ» КЫЗ КИРӘКМИ ИДЕ»
Үз насыйбын тапканчы “Мин өйләнмәгән”, дип йөрсә, хәзер “Минем хатыным бар”, дип горурлана Татар малай. Өйләнү кешене үзгәрткәнен үз мисалында бик яхшы аңлаган беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов. Татар малайга өйләнү ничек тәэсир иткән? Аларның гаиләсендә нинди язылмаган кануннар бар? Ни өчен финанслар мәсьәләсен Ринат үз өстенә алган? Бу һәм башка сорауларга Татар малай үзе җавап бирде.
-
Авылның киләчәге эшкә бәйле
Берничә көннән башкалабызда җирле үзидарә органнары – муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең унөченче җыены уздырылачак. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашып, ел дәвамындагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясавын, алда нинди эшләр көтүен сораштырдык. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.
-
Рамил Шарапов: «Барысына да үзем гаепле»
Популяр артист, юморист Рамил Шарапов Буа сатира театрыннан киткәннән соң, аны мактаучылар да, хурлаучылар да булды. Инде аннан киткәнгә дә шактый вакыт узды. Бүгенге көндә ул сольный концертлар белән гастрольләрдә йөри. Чираттагы концертында Мүлмә авылында очраштык. Ачык йөз белән каршы алды һәм бик теләп сорауларыма җавап бирде.
-
“Эш юк, ипи белән сөт алырга да акча калмады” – Лилия Хәйруллина нинди бурычлар турында сөйли?
“Әти өйдә булмаганда мендәргә капланып тавышсыз гына елый иде әни. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе килмәгән аның. Кечкенә булсам да шуны аңлап, ул елаган якка чыгарга куркып бер урында посып утыра идем”, дип Лилия Хәйруллина ни өчен үз гаиләсен халыкка күрсәтмәве турында Татар Тудейга ачылып сөйләде.
-
Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтова “Алтын йолдыз” сынын ничек бүлешә?
Винарис “Болгар радиосы” милли премиясендә икенче мәртәбә катнаша. Беренче премияне ике ел элек “Килеп китсәң ни була?” җыры өчен алган иде. Быелгы концертта ул Ләйсән Мәхмүтова белән дуэт буларак чыгыш ясады. “Мәхәббәт күбәләге” җыры белән “Иң креатив дуэт” номинациясендә “Алтын йолдыз”га ия булган ике җырчы бер сынны ничек бүлешкәннәр икән?
-
Сезгә юл бирәләрме? (сораштыру)
Казанда бер көндә җәяүлеләр кичүендә дүрт кешене бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Автомобиль йөртүчеләрнең саксызлыгы аркасында, 77, 66, 36 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар зыян күргән. Барлык очракларда да җәяүлеләр төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә сезгә юл бирәләрме?
-
Замана баласы нинди?
Замана баласының психологик портретын төзеячәкләр. Әлеге эш белән илнең Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә “Ведомости” басмасы. Министр урынбасары Татьяна Синюгина сүзләренә караганда, психологик портрет белем бирү һәм тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак. Балаларга бәйле мондый тикшерүнең инде күптән үткәрелгәне юк, шуңа күрә хәзерге буынны нәрсә борчуын, аларның ниләр белән кызыксынуын белеп тә бетермибез, дигәннәр. Баланың психологик портреты әти-әниләргә дә, укытучыларга да зур ярдәм булачак, дип фаразлана. Замана баласы нинди?
-
Рөстәм Нәбиев: "Куркып яшәсәң берни үзгәртеп булмый"
2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев тормышын спорт белән бәйләгәч яңа сынауларга дучар була. Спортчылар проблемнары турында ачыктан-ачык сөйләгән егетнең үзенә дә басым башланган. Бу хакта ул Казанда узган очрашуда сөйләде.
-
Әлки кызы
Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым. Дөресрәге, “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналистының Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач бу хакта хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исемен “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күрә башладым. Быелгы елның май аенда Татарстанның иң популяр язучыларның берсе Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең “Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребезгә үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм быелның октябрендә, бар кыюлыгымны җыеп, социаль челтәрләр аша эзләп табып, сораулар язып, аңа электрон хат юлладым. Җавап озак көттермәде, төгәл бер атна үтүгә, электрон почтама килеп тә төште. Бу язманы укып чыккач, сезнең күңелләрдә дә: “Чит илдә яшәп тә үз туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклаган Лилия Вәлиева кебек мин дә үз туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң?” — дигән уй, һичшиксез, уяныр, дипышанып калам.
-
Балаларга җенси тәрбияне ничек бирергә?
Россия халкының 60 проценты мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләре укыту яклы. Илкүләм иҗтимагый фикер өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шуннан гыйбарәт. Элегрәк Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова да шундыйрак фикер җиткергән иде. Мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, бу мәсьәләләр хакында гаиләдә сөйләшергә тиешләр. Ничек уйлыйсыз, балаларга җенси тәрбияне ничек бирергә?
-
СУДКА ГАРИЗАНЫ ЭЛЕКТРОН ЮЛ БЕЛӘН
Дөнья булгач, судка һәркемнең эше төшәргә мөмкин.