Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Өмәгә еш чыгасызмы? (сораштыру)
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән Россия география җәмгыятенең 12 волонтеры Яңа Чишмә районында экологик сәяхәткә чыккан. Алар көймәләргә утырып өч көндә 45 чакрым араны узарга һәм яр буйларында тукталып, ял итүчеләрдән калган чүп-чарны җыештырырга ниятли. Ә сез өмәгә еш чыгасызмы?
-
“Ул – мин эзләгән кеше”
Омскида десантчылар казармасы ишелеп, шул казада исән калган, аякларын югалтса да, үзен югалтмаган спортчы Рөстәм Нәбиев турында Дания Нәгыйм әнә шулай ди. Көчле рухлы кеше турында әдәби әсәр язарга хыялланган яшь язучы Рөстәмнең интернет сәхифәсенә юлыккач, эзләгән героен тапканлыгын аңлый һәм тиз арада хат язып сала. Җавап ул уйлаганнан да тизрәк килеп ирешә.
-
Әле һаман нокта куелмаган (әңгәмә)
Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Узган уку елы карагруһчыларның милли мәгариф кырында кылыч уйнатулары, мәктәпләргә зур басым ясалуы, татар теле укытучыларының кискен кыскартылуы, мәгариф турындагы федераль законга җитди үзгәрешләр кертелү белән истә калды. ”Алга таба безне ни көтә?” дигән сорау белән ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
-
“Үзгәрергә вакыт!”
“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта “Иртәнге чәй” тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.
-
Резедә Ганиуллина Болгарда клип төшергәннән соң булган иң куркынычын әйтә
Җырчы, биюче Резеда Ганиуллина Болгарда “Җаным” клибын төшереп шау-шу чыкканнан соң ике елга матбугатта күренмәде. Ул исә иҗат итүен, биюен дәвам иттерә, үзенең бию студиясен ачкан, яңа планнар белән янып йөри икән. Резедә Азатлыкка эксклюзив әңгәмә бирде.
-
Чакырган җиргә кунакка йөрисезме?(сораштыру)
Владимир Путин бүген туйга барырга җыена. Алманиягә рәсми сәфәргә барышлый, Россия Президенты, Австриядә тукталып, бу илнең тышкы эшләр министры Карин Кнайсльнең туенда кунак булачак. Баксаң, ил башлыгын бу тантанага берничә ай элек үк чакырганнар икән. Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, Россия Президентының элегрәк тә чит илләрдә узган андый чараларда катнашканы булган. Ә сез чакырган бар җиргә дә кунакка йөрисезме?
-
Аяксыз калу – дөнья бетү түгел (әңгәмә)
Рөстәм Нәбиев берничә ел эчендә танылган блогерга әйләнде. Аны хәтта үзебезнең Вуйчич дип тә йөртәләр. Хәрби хезмәт үткәндә казарма ишелеп, ике аягын югалткан, ләкин үзен югалтмаган егет бүген интернетта гына түгел, төрле шәһәрләрдә дә очрашулар үткәрә башлаган. “Үз мисалымда кешеләрне рухландыруыма ышангач керештем бу эшкә”, – ди ул.
-
"Басылмый яткан Коръән тәрҗемәсенә тап булдык"
Казанда татар яшьләренә Коръәннең татарчага яңа тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Әлеге китапны гади халыкка аңлашылырлык итеп, бүгенге татар теленә якынайтып чыгарырга булганнар, чөнки күпләр киң таралган Ногмани тәфсиренең теле авыр булуыннан зарлана.
-
Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяның әнисе кабер ташын яңарту үтенечен түрәләр тыңламый. Җавап итеп хат язалар
Татарның мәшһүр композиторы Сара Садыйкованың кызы 93 яшьлек Әлфия Айдарская ел саен диярлек әнисенең җырларыннан һәм истәлекләрдән торган китап чыгара. Үзе исән чагында Сара ханымның кабер ташын яңарту турында уйлый. Әнисе истәлегенә куеласы һәйкәл, җыр фестивале, музейның булачагына ул инде өметен өзгән.
-
Авылга нәрсә җитми?(сораштыру)
Авылны үстерү өчен аерым илкүләм проект кирәк. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Гордеев Президент Владимир Путинга әнә шундый тәкъдим ясаган. Гордеев фикеренчә, авылда зур җитештерү, табигый һәм мәдәни мөмкинлекләр тупланган. Сала Россиянең территориаль бөтенлеген дә саклый икән. Вице-премьер яңа проект ярдәмендә авылдагы эшсезлек, халык саны кимү һәм торак фондының җитешсезлеге кебек проблемаларның хәл ителәсенә өметләнә. Сезнеңчә, авылга иң элек нәрсә җитми?
-
“Барыбер сәхнә юлын сайлар идем”
Тинчурин театрының яшь актрисасы Айсылу Мөсәлләмовага, театрга эшкә килү белән, чибәр, хыялый кыз образларын ышанып тапшыралар. Күпчелеге – җырлы рольләр. Балалар әкиятеннән соң көтмәгәндә “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр дә булып куя ул. Җырларга хыялланган, әмма җырчы булырга теләмәгән кыз бүген икеләтә бәхетле: Айсылу – җырчы-актриса. Әмма ул моның белән генә чикләнми, яңа һөнәрләр дә үзләштерә. Буш вакытында фотога төшерергә, аларны эшкәртергә өйрәнә һәм җырлар иҗат итә икән. Айсылу белән якыннанрак танышырга булдык.
-
Роберт Миңнуллин: «Мине халык яратты…»
— Укучыларым белән заманча аралашам
-
Дүрт төрле якынаю: Корбан бәйрәменең әһәмияте нидә?
Кулыма бер дини календарь эләкте. ”Корбанның бердәнбер максаты – фәкыйрьләрне сөендерү. Мескен, юксыл кешеләр елга бер мәртәбә булса да, ит ашап куансын”, – дип язылган анда. Элегрәк чыккан календарьларда, корбан чалуның максаты – кеше каны түгүне тыю, шул максатта Аллаһы Тәгалә корбанлыкны хайванга алыштырган, дип язалар иде. Әлеге автор мәсьәләне үтә гадиләштергән, ахры. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез? – дип Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.
-
Өй эшеннән баш тартыргамы?
Мәктәп укучыларына өйгә эш бирүдән туктарга вакыт. Аның кирәге юк. Күпчелек илләрдә шуңа баралар. Бу атнада Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, өй эшенә күмелгән укучыда дәрескә кызыксыну кими. Балалар урамда саф һавада күбрәк йөрсә, файдалырак булыр иде. Сез бу уңайдан нәрсә уйлыйсыз?
-
УКУ ЕЛЫ БАШЛАНА – ИМТИХАНГА ӘЗЕР БУЛ!
Сентябрь дә якынлаша, димәк, яңа уку елына аяк басабыз. Ә мәктәптә контроль эшләр, имтиханнар… Ял вакытында да сезне тонуста тотыр өчен чыгарылыш имтиханнарын искә төшереп алырга ниятләдек әле! Йолдызларыбыз сынауларга ничек әзерләнгән икән?