Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлмәттә җиңел машина «КамАЗ» көпчәкләре астында калып изелгән, йөртүчесе урында һәлак булган
Авария бүген таң белән республиканың Әлмәт районында, Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан.
-
Олы Арташта, пешмәгән шашлык аркасында, ир-ат танышын үтергән
Тикшерү күрсәткәнчә, 4 ноябрьдә Олы Арташ авылында яшәүче үзенең танышына утын ярырга булышкан, шуннан соң алар эчәргә һәм шашлык пешерергә ниятләгәннәр. Алар итне җебетергә куеп, эчәргә утырганнар. Тиздән аларның берсе үзенең эшләренә бүленә, ә кире әйләнеп кайткач, шашлыкның әле пешмәвен ачыклый һәм алар арасында ызгыш башлана, нәтиҗәдә йорт хуҗасы дустына пычак белән һөҗүм итә, ә аннары йокларга ята. Ир яраланудан шунда ук үлә.
-
Төнлә Яшел Үзәндә берьюлы биш автомобиль янган
Машиналарга ут төрткәннәр дип фаразлана.
-
Төбәк авылында мал өе янган
Олы Кибәче авыл җирлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген 8 сәгать 32 минутта Икшермәдәге аерым янгын постына Төбәк авылында янгын турында хәбәр алына. Ут афәтендә шәхси хуҗалыкның мал өе зыян күрә. Янгынны Икшермәдәге аерым янгын посты һәм Олы Кибәче авыл җирлеге янгын сүндерү машиналары сүндерә. Башка корылмаларга зыян килми. Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының район бүлеге көзге-кышкы гражданнарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибарларын аеруча арттыруларын сорый.
-
Казан-Шәмәрдән юлының 100нче километрында авария булды
Узган шимбәдә районыбызда – Казан-Шәмәрдән юлының 100нче километрында юл-транспорт вакыйгасы булды. Олыяз авылында яшәүче 1998 елгы Г. “Лада” автомобилендә кичке 17.30 сәгатьтә Шәмәрдәнгә таба хәрәкәт иткәндә үзеннән алда баручы транспорт чарасы белән тиешле дистанцияне сакламый һәм “МТЗ-80” тракторына тагылган, тышкы яктырту приборы булмаган цистернага килеп бәрелә. Кеше тормышына куркыныч тудырган аварияләрдән сабак алып, юлларда үтә игътибарлы булыйк.
-
Теләчәдә яшәүче гаилә янгын турында хәбәр итә торган сигнал ярдәмендә исән калган
Йортта сигнал бирә торган прибор Татарстан Президентының социаль программасы буенча республика бюджеты хисабына куелган.
-
Пермь университетында сигез кешене атып үтерүче егет юрфакта укыган
Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.
-
Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина бәрелешкәч, унбер кеше имгәнгән
Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, имгәнгән ун кешенең берсе авыр хәлдә.
-
Ногинскида газ шартлаганнан соң, подъезд ишелгән, үлүчеләр бар
Хәрабәләр арасыннан ике кеше мәетен тапканнар.
-
Тукай районында укытучы кыз көнләшеп 17 яшьлек сөйгәненә пычак кадаган
Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.
-
Тукай районындагы бер предприятиедә ике эшченең мәетен тапканнар
Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
-
Әгерҗедә көчле җил ике авыл мәктәбенең түбәсен өлешчә куптарып ташлаган
Шулай ук җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде.
-
Урман янгыннары сәбәпле, Марий Элда гадәттән тыш хәл режимын керттеләр
Төбәк башлыгы эвакуацияләнгән кешеләргә тукланудан алып психологик ярдәмгә кадәр күрсәтүне йөкләде.
-
Лениногорск һәм Әлмәт районнары чигендә 5,5 мең кв. метр мәйданда урман янган
Янгынны сүндерүдә 76 кеше һәм 20 берәмлек техника катнашкан.
-
Туристлар суррогат алкоголь эчеп агуланган
Казанга Ярославльдән килгән туристлар суррогат алкоголь эчеп агуланган Алар исерткеч сыеклыкны Ярославльдә вакытта ук таксисттан сатып алган.