Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Карт бабайны үз улы кыйнаган һәм тереләй килеш җиргә күмеп куйган
Омск өлкәсендә 56 яшьлек ир-ат 78 яшьлек атасын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Вести» каналы өлкә судына сылтама белән хәбәр итте.
-
Татарстанда ир-ат өлкән абыйларын пычак белән яралап, тәрәзәдән сикергән
Татарстанның Зәй районында яшәүче 32 яшьлек психик авыру ир-ат ике яки аннан күбрәк кешене үтерергә омтылуда шикләнелә, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
-
«Канга баткан анасына ярдәм итәргә тырышты». Үсмер бала каршында анасын чәнчеп үтергәннәр
Всеволжск шәһәрендә 35 яшьлек хатынны баласы каршында чәнчеп үтергәннәр. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
-
Нәни малайны сумкага салып, ташлар тутырып, күлдәге суга ыргытканнар
30 майда Ростов-на-Дону шәһәрендә күлдә сумкага салынган бала мәете табылган. Хәзер баланың атасын тоткарлаганнар. Якынча белешмә буенча, бала көчләнгән булуы ихтимал. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
-
Лаеш районында 5 яшьлек кызны эт талаган
Татарстанның Лаеш районындагы Усад авылында 5 яшьлек кыз баланы эт талаган. «Ваемсызлык» һәм «Иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү яки эшләр башкару» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га сөйләгән.
-
Өч ир-ат алтынчы сыйныф укучысын үтергәнче кыйнаган
Фаҗига 25 май көнне булган. Ульяновскидан 13 яшьлек малайның үлеменең сәбәбе билгеле булды, аны трамвайдан чыкккан өч ир-ат кыйнаган. Ул аңын югалтып, хастаханәгә барганда вафат була. Малайның йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булуы да мәгълүм.
-
Дүрт яшьлек малай фитнес-клуб бассейнында батып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Мәскәү яны идарәсеннән белдерелгәнчә, Королев шәһәрендә яшәүче дүрт яшьлек малай фитнес-клуб бассейнында батып үлгән. Бу вакытта сабыйның әти-әнисе саунага кереп киткән булган.
-
Казанда бала москит челтәренә таянып тәрәзәдән егылган
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенә йорт тәрәзәсеннән егылган баланы китергәннәр. Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.
-
Өч бала күз алдында әтисе, әнисе һәм үсмер улларын дулкын диңгезгә алып киткән
Франциядә өч кешелек гаиләне дулкын диңгезгә алып киткән. Әтисе, әнисе һәм 12 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
-
1,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган
Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.
-
Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән
19 майга каршы төндә Башкортстанның Кушнаренко авылында шәхси йортта янгын чыга. Узып баручылар утны күрә һәм коткаручылар чакыра. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
-
18 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән
11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
-
Өч яшьлек малай әнисе белән бергә янгында үлгән
Красноярск өлкәсенең Ужур районындагы Крутояр авылында янгында 3 яшьлек малай һәм аның анасы янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Фаҗига 15 майда була. 36 яшьлек хатын өйдә үк үлә, бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.
-
«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган
Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
-
Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган
Башкортстанның Дүртөйле районында коточкыч авариядә өч егет һәлак булган. Машина белән идарә итүченең йөртү таныклыгы булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.