Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Хатынына һәм балаларына ут төрткән». Ике бала янып үлгән, бер бала белән анасы пешкән
Иркутск өлкәсенең Качугский районында 5 февральдә 28 яшьлек ир-ат хатынына һәм балаларына янучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән.
-
Яшел Үзән янында ике автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче үлгән
Кичә 10.30 сәгатьтә Яшел Үзән янындагы Казан – Йошкар-Ола урау юлында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу турыда «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
-
Бер авария ун баланы ятим калдырды
Кичә Зианчура районында бер машинада өч хатынның батып үлүен хәбәр иткән идек. ВАЗ-2114 машинасы юлдан Ямашлы сусаклагычына төшеп киткән. Руль артындагы 48 яшьлек хатын исерек булган. Ул исән калган.
-
«Үтерүне берничә көн планлаштырып йөргән»: 16 яшьлек үсмер малай нәни сеңлесен үтергән
Киров өлкәсендә 16 яшьлек үсмер малай 4 яшьлек үги сеңлесен үтергән һәм 7 яшьлек сеңлесен яралаган. Бу хакта РЕН-ТВ сайты яза.
-
Казандагы заводта өч ир-ат наркотиклар белән агуланган, шуларның икесе үлгән
Казандагы заводларының берсендә аңсыз хәлдәге өч ир-атны табып алганнар. «Татар-информ»га билгеле булганча, аларны иртәнге сменага эшкә килгән хезмәттәшләре күреп ала. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртканнар.
-
Кызын элмәктә күргәч, ананың йөрәге ярылган
Кызын элмәктә күргәч, ананың йөрәге ярылган
-
«Машиналары изелеп беткән»: коточкыч авариядә өч полиция хезмәткәре һәлак булган
Ростов өлкәсендә Мартынов районында авариядә өч хатын-кыз һәлак булган. Алар өчесе дә Волгодонск шәһәрендә 2 нче полиция бүлегендә эшләгән. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
-
Казанда яшүсмер 17 нче каттан егылып төшеп үлгән
Кичә кич Казанда Оренбург тракты 140 г номерлы йортның 17нче катыннан яшүсмер егылып төшеп үлгән. Бу хәлне шаһитлар сөйләде.
-
Сөйгәнен лезвие белән кискәләп, карындагы баласыннан котылмакчы булган
Волгоградта яшәүче 25 яшьлек егет законсыз иректән мәхрүм итү, үтерү һәм газаплау өчен кулга алынган.
-
Казанда мәктәптә укучы 15 яшьлек кызны подъездда көчләгәннәр
Татарстанда 15 яшьлек кызны көчләүдә шик белдерелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар.
-
Теләче – Арча юлында ике автомобиль бәрелешкән
Теләче – Арча юлында ике автомобиль бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
-
Казанда авариядә 19 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз һәлак булган
Казанның Танковая урамында 19 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз авариядә һәлак булган.
-
Казанда 8 яшьлек малай өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән
Казанның Восстание урамындагы бер йортта 8 яшьлек малай өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.
-
Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган
Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Бөгелмәдә торак йорт янында 17 яшьлек кызның мәете табылган
28 мартта Бөгелмәдә Энгельс урамындагы күп катлы торак йортларның берсе янында 17 яшьлек кызның мәетен тапканнар.