Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТЕЛЕФОН СУГА ТӨШСӘ…
Әгәр телефоның суга төшсә, аңа ничек итеп “беренче ярдәм” күрсәтергә икәнлеген беләсеңме? Белмәсәң, әлеге киңәшләр синең өчен.
-
ЙӨРТҮЧЕ КИРӘКМИ
Кытайның Шэньчжень шәһәрендә йөртүчесез автобусларны сыный башладылар.
-
Казанда 100 миллион сумга фатир саталар
Подлужная урамындагы 336,9 квадрат метр мәйданлы пентхаус тулаем 14 нче катны били.
-
Узган төндә күзәтелгән “канлы” Ай фотолары чыкты
Узган төндә Ай кызарды, тулды һәм зәңгәрсу төскә керде.
-
КИЕМ… СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯН КИТЕРӘ
Организм эшчәнлеген боза, фигурага зыян салган ризыклар турында һәркем белә. Ә ризык кебек, киемнәр дә сәламәтлеккә ачыктан-ачык зыян салган киемнәр турында уйлап караганың бармы синең? Ә андыйлар да бар икән бит! «Кием иң мөһиме уңайлы булсын» дип кенә уйлаучыларга, аның зыяны турында да уйларга кирәк башта. Зыянлы киемнәрне даими рәвештә киюдән туктамасаң, аның нәтиҗәсе куркыныч булырга мөмкин. «Ялкын» бүген бу серләрне ача.
-
Ай зәңгәрләнә, кызара һәм тотыла
31 гыйнварда берьюлы өч астрономия күренеше көтелә.
-
БДИ, ТДИга әзерләнү өчен ТОП-5 онлайн чыганак
Имтиханнарга төрлечә әзерләнеп була. ИТ-технологияләр алга киткән чорда биремнәрне дәреслек буенча гына түгел, ә интернетта да чишеп була. Әйтергә кирәк, болай уку күңеллерәк тә, төрлечә әзерләнү ялыктырмый да. Имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмаса да, үзегез өчен әлеге биремнәре чишеп карасагыз була.
-
ТАТАРЧА «COUTR-STRIKE»
«Counter-Strike» уенын татарча уйнаганың бармы? Юк икән, син бу хатаны хәзер үк төзәтә аласың. Чөнки аеруча малайлар яраткан әлеге уенны үзебезнең туган телдә дә уйнап була икән бит. Моны тормышка ашыру эшен үз җилкәсенә Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары алган. Нәкъ менә алар уендагы сүзләрне, менюның кайбер өлешләрен татарчага тәрҗемә иткән дә инде!
-
40 градус суыкта бәкегә сикергән бабай Интернетчыларда чак инфаркт ясамады (ВИДЕО)
Бу видео турында бүген олысы-кечесе бәхәсләшә. YouTube йолдызының исеме Федор бабай, ә вакыйга Казахстанда булган дип хәбәр итә ren.tv. Шаккаткыч видеоны караганда күлнең тирәнлеге 20 метр, ә тышта минус 40С° икәнен дә онытмагыз:
-
БДИ ТАПШЫРУЧЫЛАР НИНДИ БУЛА?
Өстәлдәге китаплар өеме, репетиторларга йөрү, төнгә кадәр укып утыру… Болар барысы да 11нче сыйныф укучысының тормыш рәвешен аңлатып биргән сыйфатлар. БДИ тапшыручылар арасында да төрлесе була бит! Әйдә, синең кайсы төркемгә кергәнеңне ачыклап карыйк!
-
КӘҺВӘСЕЗ ИРТӘ, ЯКИ КӨЧ БИРӘ ТОРГАН 10 РИЗЫК
Әгәр синең «Duracell» батареяң юк икән, димәк, энергияң җитәрлек дәрәҗәдә юк, дип уйлыйсыңдыр. Кемдер авырганнан соң, башкалар Яңа ел каникулларыннан соң кабаттан укый башларга көч таба алмый. Тик энергияне башка чыганаклардан да алырга мөмкин. Бары тик ысулларын гына белергә кирәк.
-
АЛАР КЫШЫН ТУҢАМЫ?
Мәчеләр кышка май җыя, бу аларга салкында туңмаска ярдәм итә. Шулай ук аларның йоннары да калыная, озыная. Һава температурасы –10-15 оС булганда да, алар урамда рәхәтләнеп йөри, туңмый.
-
2018 ТУРЫНДА 9 ФАКТ
Әле генә Яңа ел җиткәнен зарыгып көткән идек, инде аның бер ае тәмамланырга да күп вакыт калмаган. 2018 ел. Алда аның башланмаган 11 ае бар, ниләр көтәр икән безне быел? Әлеге сорауга җавапны төгәл әйтә алмасак та, 2018 дә булачак кайбер вакыйгалардан без хәбәрдар. Алар турында сиңа да әйтми түзә аладык.
-
Америка журналисты социаль челтәрдә өчпочмак турында бәхәс кузгаткан
Financial Times хәбәрчесе Twitter социаль челтәрендә Путинның Казанга визиты вакытында журналистларга бирелгән өчпочмак фотосын куйган.
-
ПЕРӘННЕК ШӘҺӘРЕ
Норвегиянең Берген шәһәрендә 1991 елдан бирле һәр ел саен үзәк мәйданда гигант кала төзиләр. Pepperkakebyen шәһәренең биналары һәм урамнары... имбирле перәннектән ясала.