Спорт яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Ак Барс» — «Динамо»: 9 гол, җанатар йөзенә эләккән алка һәм овертайм
«Ак Барс» — «Динамо» исәбе — 4:5.
-
«Ак Барс» үз бозында Хабаровск кунакларын җиңде
Хәлиткеч алка өстәмә вакытта керде.
-
Саба районы командасы өстәл теннисы буенча 2 нче урынны яулады
14-15 нче октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең 2 нче төркем өстәл теннисы буенча спартакиадасы булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урын - Мамадыш районы командасы, 2 урын - Саба районы командасы, 3 урын - Сарман районы командасы яулады.
-
Арчада лыжероллерлар буенча район Беренчелеге булып узды
10 нчы октябрь Арча шәһәрендә 2004-2009 елгы чаңгычылар арасында лыжероллерларда Арча муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда "Сабантуй" спорт мәктәбе спортсменнары катнашты (тренерлары Дамир Шакирҗанов). Ярыш 1.4 км дистанциягә ирекле стильдә үткәрелде.
-
Саба районы командасы ГТО буенча җәйге фестивальнең республика этабында 1 нче урын яулады
Саба муниципаль районы командасы ГТО буенча җәйге фестивальнең 3 нче (республика) этабында 1 нче урын яулады.
-
Актанышта баскетбол Федерациясе призына ачык турнир булып узды
9-10 нчы октябрьдә Актанышта 2007 нче елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол Федерациясе призына ачык турнир булып узды. Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Актаныш һәм Байлар Сабасы командалары катнашты. “Сабантуй” спорт мәктәбе данын баскетбол спорт секциясенә йөрүче спортчылар һәм аларның тренерлары Шакиров Ш.Х. һәм Гәрәфиев И.А. яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яр Чаллы командасы, 2 нче урынны Әлмәт шәһәре командасы, 3 нче урынны «Сабантуй» командасы (Байлар Сабасы) яулады.
-
«Ак Барс» Уфада «Салават Юлаев»ны җиңде
Казан командасы сезонда икенче тапкыр Чәкчәк кубогын отты.
-
Зарипова Ләйсән Европа трисом уеннарында катнашты
3-10 нчы октябрь көннәрендә Италиянең Феррара шәһәрендә Европа трисом уеннары узды. 17 илдән килгән спортчылар җиңел атлетика, баскетбол, футбол, дзюдо, синхрон йөзү һәм өстәл теннисы буенча көч сынаштылар. Саба муниципаль районы спортчысы Ләйсән Зарипова әлеге ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аерым алганда, Ләйсән шәхси ярышларда өченче урынны алды һәм Чехия спортчысы белән команда разрядында икенче урынны яулады.
-
«Ак Барс» Магнитогорск командасына оттырды
Казан хоккейчылары әлеге матчта бер алка кертте.
-
Тиз шахмат һәм блиц буенча Саба районының җыелма командасы 1 нче урынны яуладылар
2-3 нче октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Саба районының ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командасы югары нәтиҗәләргә ирешә алды.
-
«Ак Барс» — «Динамо» матчы Минск хоккейчылары файдасына төгәлләнде
Хәлиткеч алка өстәмә вакытның беренче минутында керде.
-
«Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә сабалылар 2 нче урынны яулады
2 нче октябрь көнне Питрәчтә «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узды. Фестиваль уеннары чемпионаты узды, анда республиканың 20 яшьләр командасы катнашты. Спорт ярышлары белән беррәттән фестиваль тематикасы буенча интеллектуаль конкурслар да булды. Саба районы командасы мактаулы икенче урынны алды. Яшьләребезне котлыйбыз!
-
«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Уфа кунакларын җиңде
Казан хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты.
-
«Ак Барс» Хельсинкида оттырды
«Ак Барс» командасына уен составына капкачы урынына һөҗүмчене куярга туры килде.
-
Казан хоккейчылары Мәскәү командасын җиңде
Уен 3:1 исәбенә тәмамланды.