Спорт яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет Кубогына мини-футбол буенча республика турниры узды
Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Ярышлар Әлмәттә "Алнас" стадионында узды.
-
Судомодельләштерү ярышлары сезоны уңышлы ябылды
12 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү беренчелеге узды. Ярышта Саба районы командасы составында Югары Симет, Олы Шыңар, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә 1 беренче, 5 икенче, 2 өченче урыннар яулап кайттылар.
-
Хәрби-диңгез флоты сафларында хезмәт итүчеләр арасында мини-футбол буенча райондашларыбыз - беренче
11 нче сентябрь көнне Кукмарада хәрби-диңгез флоты сафларында хезмәт итүчеләр арасында мини-футбол буенча дусларча турнир узды - райондашларыбыз беренче урынга лаек булдылар!
-
«Ак Барс» өченче периодта тигез исәпне саклап кала алмады, команда тагын җиңелде
Казан хоккейчылары алты уенның дүртесендә оттырды.
-
«Ак Барс» өстәмә вакытның соңгы секундларында Мәскәү командасына оттырды
«Ак Барс» — «ЦСКА» уены исәбе — 1:2.
-
Татарстан спортсменнары команда зачетында яшүсмерләр арасында стендка ату буенча дөнья Кубогында көмеш медаль яуладылар
26 нчы августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр Алмата шәһәрендә (Казахстан) яшьләр арасында стендка ату буенча Дөнья кубогының чираттагы этабы узды. Ярышларда 10 илдән (Казахстан, Италия, Франция, Кипр, Төркия, Швеция, Үзбәкстан, Россия, Испания, Грузия) 130 спортчы катнашты. Ярышларда безнең Татарстан спортсменнары да бар иде.
-
«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда җиңелде
Казан хоккейчылары уен ахырында бер алка кертә алды.
-
«Ак Барс» беренче периодта 3:0 җиңеп барды, әмма уен ахырында җиңелде
«Ак Барс»ның киләсе уены бүген 17:00 сәгатьтә башлана.
-
«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонны бер алка да керттермичә җиңеп башлады
«Ак Барс» — «Йокерит» уены исәбе — 3:0.
-
Яшүсмерләр арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды
11-13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 15-19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар 20-28 август көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәбендә узды.
-
Галимҗанов Ришат чаңгыроллерлар буенча ачык беренчелектә җиңүче булды
22 нче август көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Маяк" спорт комплексы трассасында чаңгыроллерлар буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык беренчелеге булып узды. Быел ярышларда 200дән артык спортчы катнашты. 2006-2007 нче елгы яшүсмерләр арасында ачык беренчелектә Саба районы вәкиле - Галимҗанов Ришат 6 км дистанциядә җиңүче булды.
-
Казанда өстәл теннисы буенча "ТР өметләре" дигән ачык турнир узды
20-22 нче август көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча "ТР өметләре" дигән ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты.
-
«Ак Барс» Чемпионнар кубогында җиңде
«Ак Барс» белән СКА уены 3:0 исәбе белән тәмамланды.
-
Беренчелек Мусинда
Сабада 12 спортчы катнашында чираттагы шахмат-шашка турниры үткәрелде.
-
Шахмат буенча иң көчлеләр турниры узды
«САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә 10, 12, 14 һәм 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында тиз шахмат буенча иң көчлеләр турниры узды.