Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Онытылу. Туфан Миңнуллинга хат
Элек без хатны “Хат башы, яз каршы” дип башлый идек. Туфан абый, сиңа чираттагы хатымны язарга утыргач та сүземне шулай башлый яздым. Безнең язышу берьяклы гына булачагы башка да кермәгән. Ярый, башкалар укыр әле дип күңелне юатырга гына кала. 25 августта синең туган авылга кайттым әле, иртәнге сигез дә тулмаган иде. Өйләрең каршындагы чирәмлектә өч самавыр чыжлап утыра, учак ягып, ике казан асканнар, татарча җырлар яңгырый. Мине күргәч, мәдәният йорты директоры Кадыйров Айрат йөгереп килеп җитте. “Иртәләгәнсең, Риман абый”, – ди.
-
КЫЗЫЛ ДИПЛОМ: АНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?
“Аның төсе нәрсәгә? Булсын гына инде ул, зәңгәрме, кызылмы – анысы алай мөһим түгел”. Шулай дигән булсалар да, кайсы гына студентның шул КЫЗЫЛ дипломга ия буласы килми икән?! Тик, ни кызганыч, беренче сессия узып китүгә, күп кенә студент авызыннан: “Кызылын түгел зәңгәрен бирсәләр дә рәхмәт инде!” – кебек сүзләр ишетелә башлый. Шулай да ахыргача бирешмәүче һәм, үз дигәннәренә ирешеп, хыялларын тормышка ашыручылар да юк түгел. Нәкъ менә шулардан “Ялкын” кызыл дипломлы булу өчен ничә кат тир чыкканчы тырышырга кирәклеген белеште.
-
Иосиф Кобзон: «Мин татарча беләм!» [легендар шәхес истәлегенә]
Туган телдә сөйләшү, туган телне саклау мәсьәләсе безне генә түгел башка милләт вәкилләрен дә борчый. Бу темага бик кызыклы шәхес, танылган җырчы, дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон белән сөйләшү форсаты туды.
-
Балага тәүфыйк сорагыз!
Балаларыбызны мәктәпкә җыйнап мәш киләбез. Кием-салым алынды, дәфтәр-карандаш, бозгыч-сызгычлар әллә кайчан сумкада. Ул-кызларыбызны, тәртипле булсыннар, яхшы укысыннар, телебезне онытмасыннар, дип киңәшләр биреп озатасы гына калды. Ә дини гаиләләр моңа ничек әзерләнә, алар балаларына нинди үгет-нәсыйхәтләр бирә икән? Шул уңайдан Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, алты бала атасы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.
-
“Кызымны ашыгыч ярдәм машиналары да алып китми башлады, чөнки машинага сыймый”
Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, бер-беребезнең хәлен белешергә дә вакыт табалмый башладык. Кайчандыр бергә эшләгән Галимә апа белән күптән сөйләшкәнем юк иде. Бер көнне телефонымда булган бөтен номерларны барлап утырганда, аныкына тап булдым. Хәлләре ничек икән? Кызы авырый иде. “Ашыгыч ярдәм машиналары да алып китми башлады, чөнки машинага сыймый. Ә өйдә күрәләтә акыртып яткырып булмый бит”, – дип сөйләгән иде ул. Шәһәрдә туып-үскән кызлары Айгөл югары уку йортында укыганда авыл егетенә гашыйк булды һәм аның белән авылга кайтып китте. Бер ел яшәгәч дөньяларын ямьләп кызлары туды.
-
Пычранган күңел көзгесе
Эштән кайтырга дип тукталышта машина тотам. Бер генә машина юк бит ул кирәкле вакытта. Балтач хәтле Балтачта 10-15 кеше калган диярсең, алары да машинага утырып, үзәккә таба бара. Бер заман офыкта куе зәңгәр төстәге бер седан күренә.
-
Телне ничек тыярга?
Хатын-кызлар, ничек тә ир-атларга ошарга теләп, тәнгә сыланып тора торган кием кия, яшьне күрсәтергә генә торган җыерчыкларны бетерергә тырыша. Тик юкка җәфаланалар! Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ир-атлар, иң беренче чиратта, хатын-кызның акылына игътибар итә. Бу – тормышта иң кирәкле сыйфат, дигәннәр. Ирләр әйтүенчә, гаиләдә низагларның күбесе нәкъ менә хатын-кызларның акылсызлыгы аркасында килеп чыга. Акыллы хатын – хәзинәме?
-
“Бетми торган нинди эш бу?!”
Авыл кешесенең иртә яздан караңгы көзгә кадәр иң яратып кабатлый торган сүзе бу. Юктан гына әйтелгән сүз дә түгел. Чыны шулай. Кичтән инде бөтен эшне бетереп, тынычлап йокларга яткан кебек буласың, ә иртән күзеңне тырнап ачып, ишегалдына чыгуга, бөтенесен кабаттан, өр-яңадан башларга кирәк. Һәм көн саен! Әле бит көндәлек эшли торган, үз чираты белән тезелеп торган тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләргә сезонлылары өстәлә.
-
Ана теле: Афоризмны беләбезме? Тарихи мираста бездән өлеш калырмы?
Иҗади казанышның иң югары ноктасы, иң татлы җимеше ул үзеңнең шәхси тапкыр гыйбарәңне – афоризмыңны иҗат итү. Моңа һәркем сәләтле. Татарда “йомры сүз”, “хикмәтле сүз” дигән уңай төшенчәләр дә йөри.
-
Казлар балачакка алып кайтты
Ялларда Буа районына кунакка кайткач, Бик-Үти авылында бер көтү каз күреп, тәмам телсез калдым. Авыл баласы булсам да, күптән мондый хәлне күзәткәнем юк иде. Сулыкта канат кага-кага су коенган йөзләгән ап-ак каз га-га-га дип каршы алды да, шау-шу килеп озатып калды. Аларның да үз дөньясы шул.
-
“Алиям өчен үзәгем өзелә…” [Хәния Фәрхи хатлары]
Иртән 4.10 да Хәния төшемә керде… Моңсу гына тальянын тартып, баскычта көйләп утыра. Биек баскычның башы күренми. Өстендә ап-ак ромашкалар сибелгән җиңел күлмәк…
-
Ана теле: Сөйләмне тәэсирле итү чараларыннан синтаксик фигуралар. Мәкаль, әйтемне кулланасызмы?
Мәкаль. һәркемгә бу төр телбизәкне көндәлек сөйләмебездә куллануның нечкәлекләрен ачыклау кирәк. Остазлар фикеренә мөрәҗәгать итик.
-
85 яшьлек җиде бала анасы балаларын җиде ел көтеп, күрә алмый кала
Әлеге язмага алынганчы бер вакыйга күңелдән сызып узды. Вакыйганың эчтәлеге болайрак. Республикадагы картлар йортының берсенә килеп төшкән мәлем. Иртән генә вафат булган Хәдичә әбине соңгы юлга озатып йөриләр. Мулла җәмәгатьчелек алдына: “Туганнарын көтмибезме соң?” – дигән сорау бирде.
-
Язмыш
Адәм балаларының язмышлары төрлечә була дигән гыйбарәгә ничек ышанмыйсың: егерме йортлы кечкенә генә бер авылдан чыккан ике артист 40 ел буена Г.Камал исемендәге Академия театрында эшләсен әле. Болардан берсе — Нәҗибә ханым Ихсанова, икенчесе мин идем.
-
Агу ашаудан туктыйбызмы?
Ничек кенә булса да зуррак табыш алуга корылган предприятиеләрдә ясалма тәмләткеч, химик катнашмаларсыз гына нинди дә булса азык-төлек җитештерелүен төгәл әйтү кыен. Төрле юллар белән кеше организмына эләгүче агулы матдәләр күләме дә артканнан-арта. Ниһаять, һәркайсыбызның сәламәтлегенә зур зыян салучы мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләре белән генә көрәшүдән чигенеп, организмыбызны агулаудан туктату чаралары да күрелә башлар, шәт.