Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тәмәке ерагая
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Россия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗәсендә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.
-
“Каенанамның фатихасын алып калдым, шуңа тормышым уңды” [гыйбрәтле язмыш]
– Күк капусы ачылганны күргән кеше бит мин, кем – Эльмира, – дип балкып елмая җиңгәчәй. – Каенанамның да фатихасын алып калдым. Шуңа күрәдер, димен, тормышым Аллага шөкер! – Кире кайтып әйтим әле, каенанам Хәсбикамал, урыны җәннәттә булсын, бик әйбәт булды.
-
Шәһәр – холык, авыл – гадәт
Кайбер галимнәр әдәбиятны авылныкына, шәһәрнекенә бүлеп йөртә. Сүз сәнгатен шул рәвешчә төркемләү узган гасырда бик озак кире кагылып килгән иде. Мин әле дә аны фән өчен шулкадәр кирәкле, мөһим бүленеш түгел, дип саныйм.
-
Ана теле: Сөйләмдәге калып-штамп, калькалардан ничек котылырга?
Үткән язманы без аларны сөйләмебездә куллану мәсьәләсенә, ягьни сөйләмият фәне яссылыгында җентеклерәк күзәтергә ниятләгән идек. Моңа интернетчыбыз Фоат Фәрхетдиневнең фикере дә этәргән иде: Тагын бер ике штамп әйтелмичә калды. Сәүдә нокталары урыстан тәрҗемә (торговые точки). Миңа калса (мне кажется) урыс теленә сукырларча иярү! Дөресе: минем уйлауымча (Шәймиев гел шулай дип әйтә).
-
Аңламассың бу авылны, билләhи!
Гомер буе авыл дип җан авыртты. Кечкенә генә төзелеш-яңарыш өчен дә сөендем, киресе өчен, авыл бетмәгәе дип куркып, көендем дигәндәй... Авылдан башка яшәүне күз алдына да китерә алмадым. Беләм, минем кебекләр авылда хәйран. Әмма соңгы вакытта күңелдә нәрсәдер өзелгәндәй булды.
-
Гомер буе шеш белән яшәүче Марат Юнысовны хатыны 2 баласы белән авылда ташлый [яшәү көче]
Татарстанның Дүсем авылында яшәүче Марат Юнысов сирәк чирдән интегә. Әмма ул үзен авыруга санамый, тулы тормыш белән яши. Ялгызы ике бала үстерә, авылдашларына ярдәм итә. Азатлык үзенчәлекле язмышлы ир белән очрашты, аның тормышы белән танышты.
-
Ул тиле түгел!.. [кибеттә булган хәл]
Бу гап-гади көн иде. Зур калаларның берсендә яшәүче студент кыз бала тулай торакка якын гына урнашкан кибеткә барды. Күпчелек кибетләргә хас күренеш: касса янәшәсендә сатып алучыга товарларын пакетларга урнаштырып торучы кеше басып тора. Дөрес, бу кеше башка хезмәттәшләреннән аерылып тора – егет Даун синдромы белән яши. Чире аның эшчәнлегенә бернинди дә кимчелек китерми, әмма бер сатып алучы хатын-кызга нидер ошамады...
-
Чибәр булу гына җитми. Ни кирәк тагын?
Күптән түгел Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының дүртенче курс студенты (КХТИ) Алинә Девятых Кытайда узган “Miss Desert International” матурлык бәйгесеннән уңыш яулап кайтты. ”Сәхнәгә очкыч урнаштырганнар иде. Без, финалистлар, нәкъ менә шуннан чыктык. Бәйге әнә шул ягы белән үзенчәлекле булды”, – ди студент.
-
Бәрәңгенең бәрәкәте – гошердә
Сентябрь – көзге муллыкның бакча-кырлардан базларга, амбарларга күчкән мәле. Бу ай өммәттәшләребез өчен көзге уңыштан гошер җыю белән дә күрекле. Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстан Диния нәзарәте моның төгәл көнен билгеләде: 29 сентябрьне республикабызда гошер бәйрәме дип игълан итте. Шушы уңайдан районнарга шылтыратып, сездә гошер җыю ничек оештырыла, дип кызыксындык.
-
Картлык ничәдә килә? Табиб киңәшләренә колак салыгыз
Картлыктан куркырга кирәкме? Гомер озынлыгы, картлык көннәрен сәламәт итеп үткәрү турында еш сөйләшә башладык. Бу пенсия яшенең күтәрелүенә дә бәйле булды. Әмма картлыктан күпләр курка. Авырулар, киләчәк өчен борчылу, ялгыз калу күңелгә шик кертә.
-
Ана теле: “Руль артында”. Нәрсәсе ялгыш соң?
Үткән язмада телебезнең калька, калып, штамп категорияләренә карата тел фәне мәгьлүматларын барлый башлаган идек. Дәвам иттерик. Моңарчы без мисалга башлыча сүздән ясалган калька, калып, штампларны китердек. Шул ук вакытта калыпка телнең бүтән берәмлекләренең дә (аваз, иҗек, кушымча, мөнәсәбәтлек) бирешүчән икәнен кисәтә килдек, кайберләренә мисалларны элекке язмаларда теркәштердек тә.
-
“Без көткән көнне кайтып җитте. Әмма исән түгел иде”
Казанда яшәүче Рәмзия ханым кызы үлеменнән соң акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Гөлназның фаҗигале төстә һәлак булуы аның тормышын икегә аера. “Моңарчы мин бер генә матурлыкны күрмичә, байлыкның кадерен белмичә яшәгәнмен икән, – ди ул. – Кызым үләр алдыннан күңелем әллә кая ашкынды. Өч көн рәттән начар йокладым. Нигәдер күз алдыма үземнең үлемем килеп торды. Җаныма тынгы тапмадым”.
-
Ана теле: Сез “Рульдә”ме? әллә “Руль артында”мы?
Сөйләмегездәге “тапталган” калып-штамп, калькаларны тоемлыйсызмы? Алардан котылу юлларын эзлисезме?
-
Кияү (тормыш язган хикәят)
– Әллә килеп тә җиттеләрме?! Сәрия, сулуы кабып, тәрәзәгә капланды. Ә анда көзнең соңгы яфракларын тузгытып җил котыра. Ишегалларын, капка төпләрен кичә генә җыештырып керделәр югыйсә. Саргайган яфраклар агачларда да калмады диярлек. Ә җилнең үз кануны. Тузгытыпмы тузгыта.
-
КӨЗГЕ ЯҢГЫРЛЫ КӨННӘРДӘ…
Көзге салкын, яңгырлы көннәрдә була торган киеренкелекле ничек бетерергә? Ничек иртәләрен елмаеп, яхшы кәеф белән уянырга һәм көнне дә шундый ук рухта уздырып җибәререгә?