Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
104 яшьлек Миңнезадә әби озын гомерле булуының серен ача
Миңа— 40, Миңнезадә әбигә 104 яшь. Ул җиләкне миннән тизрәк җыя. Чын менә!
-
Ана теле: Телбизәк иҗатының гасырлардан килгән мирасы бар. Беләбезме? Өйрәнәбезне?
Әлбәттә, матбугатта тел бизәкләү чараларын куллану, үзгәртеп куллану осталыгын татар журналистлары иң әүвәле халык авыз иҗатыннан һәм язучы-әдипләрдән өйрәнә башлый. Ул энҗе бөртекләрен иң борыңгы әдәби әсәрләребездән эзләп табарга күнегергә кирәк. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ында: фикер бирү, бәхетле тормышка чыгу, гакылдан шашу, гаеп булу, күңел тую, дөнья төзү, гыйшык төшү, шөкер булу, сарыф кылу, император якасыннан эләктерү, чит күз белән карау һ.б
-
Яңа танышым Тимер
Агымдагы ел мине кызыклы кешеләр белән очраштырып кына тора. Читтән торып укыганга күрә, минем Казан федераль университеты студентлары арасында танышларым аз иде. Чираттагы сессиядә социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының көндезге бүлегендә укучы егет белән таныштым. Язмамның герое Тимур Туктаров Казанга Ноябрьск шәһәреннән, ерак Себердән килгән.
-
“Әни, киләсе елга хаҗга барасың...”
Быелгы Хаҗ сәфәренә җыенып чыгып китәргә дә күп вакыт калмады. Хаҗ ул – бик күпләр өчен гомерлек хыял. Ул хыялны тормышка ашыручылар сирәк. Гөлсирә апа Кадыйрова да – хаҗия. Аның белән шул хакта сөйләшергә дип күрештек.
-
Ана теле: Халыкның тел бизәген үзгәртү кирәкме? Арттырып җибәрмибезме?
Язманы гамәли мисалдан башлап китик әле. Радиоәңгәмәдә алып баручы бер авторны тәнкыйть итә, кызып-кызып аның кара ягын тасвирларга тырыша, гадәти сүзләр тәэсире җитмәгәч, телнең сурәт чарасын табып ала: Тырнак астыннан кер эзли, ди (2013, 20 гыйнв.
-
Бала чактагы курку туксанга җиткәч тә бетмәде [булган хәл]
Бу бәләкәй генә өйдә яшәүче ак яулыклы әби белән күптән сөйләшәсем килә иде. “Балачактан тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәмдә күтәргән карт кыз мин”, – дип башлады ул сүзен. Гадәттә, ул аз сөйли, күбрәк башкаларның хәлен сораша иде. Бу юлы Мөсфия әбине туктатып булмады. Каһәрле елларга туры килгән балачагын бәян итте ул.
-
ҮКЕНЕП ЯШӘМӘС ӨЧЕН…
Аннан соң үкенеп яшәмәс өчен 20-30 яшь аралыгында нәрсә эшләргә кирәк?
-
Йортын берүзе җиткергән тол хатынга мунчасын сүтергә боерып судта йөртәләр [хат]
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Зөлфидә Насыйрова яза. Чарасызлыктан, күңелемә авыр булганга кулыма каләм алдым. Бәрәңге бакчасының уртасында югары көчәнешле линия үткән багана тора. Чыбык мунча һәм сарай өстеннән уза. “Сетевая компания” безне судка бирде. Әллә ничә тапкыр суд булды инде. Соңгысында мунчаны һәм аңа терәлеп торган металл койманы сүтәргә дигән карар чыккан дигән хат килде. Әле документлар кулымда юк. Бу – минем өчен бик авыр хәл. Йорт-җиремне берүзем җиткергән тол хатын мин. Ничекләр итеп сүтик соң? Гозеремә колак салсагыз иде. Зөлфидә Насыйрова
-
"Ирем улыбызның үлгәнен белми әле. Лагерьга китте, дим."
Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗигаләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенәләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергәннәр, балаларны саклап бетереп булмый, диләр. Нишләргә?
-
ТЫЛСЫМЛЫ УМЫРЗАЯ
Айсылуны йокысыннан кояшның җылы нурлары уятты. Ул теләмичә генә күзләрен ачты да, як-ягына карады. Бүлмәне кояш яктырта, әйтерсең лә Айсылу алтын төсләр иленә килеп эләккән. Аның тәрәзә янына йөгереп килеп, урамдагы матурлыкны күрәсе килде. Әмма тәрәзә янына бара алмады Айсылу, кышкы гүзәллекне күрмәде…Чөнки 6 яшьлек Айсылуның аяклары авырта, шуңа кечкенәдән инвалид арбасында йөри. Кыз язмышына һич үпкәләми, һәр туган көнгә шатлана, тормышның матур ягын күрә белә.
-
"Ватандашлык алу өчен 60 мең түләп урыс хатыны белән язылыштым"
Казанда төзелештә эшләүче Шөһрәт Таҗикстан белән чагыштырганда Татарстанда акча табу күпкә җиңелрәк дип әйтә. Эштә кыенлыклар тумасын өчен татарча да өйрәнгән, ватандашлык алу өчен рус хатыны белән ялган никахка кергән.
-
Мин белгән Әхмәт
Беркөнне хастаханәгә баргач, табибка керергә торучы белән сөйләшеп киттек тә, яңа танышым, сүз иярә сүз чыгып, Шәмәрдәндәге төзү-монтаж участогында мастер булып эшләгән Әхмәт Газизовны да искә алды.
-
Татар телендә язылган ельязмалар һәм мәдәният киләчәктә сакланып калырмы?
(Франциянең җирле телләренә кыскача байкау ясау мисалында Россиядәге региональ телләрнең киләчәге турында).
-
ДАРУСЫЗ ТЕРЕЛТӘ
Соңгы вакытта «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Яшь барган саен кәеф төрлечә була, кан басымы да уйнап бимазалый.
-
Ана теле: Чын бизәк – хәрәкәттәге, сөйләмдәге телбизәк
Күчерелмә мәгънәнең барлыкка килүенең, хәрәкәтләнә башлавының күп кенә сер-нечкәлекләре аны сөйләмдә, ягъни хәрәкәттә күзәткәндә ныграк ачыла. Әйтик, тезмә тропларда күчерелмә мәгънәнең нечкә генә төсмерләренә фонетик, грамматик чаралар белән дә ирешеп була.