Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дога белән искә алыйк...
Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә истәлекләр барлана, ветераннар хөрмәтләнә. Безнең илебездә сугыш ачысы кагылып узмаган гаилә бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Безнең нәселдә дә Бөек Ватан сугышы тирән эзен калдырган. Кадерле әтием Нәҗип Әсәдулла улы Әсәдуллинга мең газаплы фронт юлларын гизәргә туры килгән. Бу көннәрдә аның белән бәйле истәлекләр кабат күңелемдә яңара.
-
Сугыш ветераны Хәбибрахман Кәримов фотолары күргәзмәсе. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышлана
Әтисе турында Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Рәшит Кәримов истәлекләре:
-
Утлы еллар кайтавазы
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу афәт.
-
Зур кунакны каршыладык: Рамазан ае башланды
Кичә, кояш баю белән Рамазан аен каршы алдык, бүген уразаның беренче көне. Үзизоляция шартларында узучы быелгы Рамазан ае турында Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
Безнең өчен әле сугыш бетмәгән...
Ялгышмасам, бөек рус полководецы Суворов: “Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый”, дигән. Югары уку йортларында оешкан эзләнү отрядлары ел саен яу узган җирләргә барып, күмелми калган солдат сөякләрен җир куенына урнаштырып кайталар, димәк, әле бездә сугыш бетмәгән...
-
Үзизоляция аерылышулар арту белән тәмамланмасмы?
Кытайдагы хәлләр бездә дә кабатланырга мөмкин.
-
Эш-гамәле – халык мәнфәгатендә
Кемгә нинди тормыш юллары узасы тугач та ук Аллаһы тарафыннан язмышыбызга язылган була торгандыр ул. Кайберләребез туган үскән җирләрдән читтә гомер итә, ә күбебез туган ягында яшәп, төбәге тарихына үзенең сәхифәләрен яза. Сабабыз горурлыгы Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллин шундый шәхесләрнең берсе дияр идем. Үткән буын вәкилләренең күбесе, читтә яшиләрме алар, район үзәгендәме, Байлар Сабасы тарихын, аның үсешен бу олы җанлы, балалар укытуга, аларга тирән белем биреп, һәрберсен олы тормыш юлына кертеп җибәрүгә күп көч куйган шәхестән башка күз алларына да китерә алмыйдыр.
-
Милләт язмышы – үз кулыбызда
Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, тормыш-көнкүрешебездә, икътисадта, учреждениеләр эшчәнлегендә һаман да колач җәя алмый әле.
-
Җилкәдә күтәрә алмаслык салымнар иде
Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул сугыш турында язасы да язасы, сөйлисе дә сөйлисе әле. Тыл темасы да читтә кала алмый. Авыл халкы күпне күрде. Колхозчылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән һәр нәрсәдән салым түли: сөт, ит, йомырка, йон, бәрәңге...
-
Кеше хезмәте белән матур
Озакка сузылган салкын кыштан соң, туган җиребезгә яз аяк баса. Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек. Ә көзге – зәңгәр күк йөзе, йөзеп йөрүче болытлар- ак мамыклар... Агачларның бүрткән бөре исе, җылы язгы күлләвекләр, чыпчык һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы җаннарны иркәли. Бу – табигатьнең уяну вакыты. Матурлык! Нәкъ менә шушы ямьле чорда Яңа Мичән авылында Габделнәкыйп абый белән Фидания апалар гаиләсендә көтеп алынган тәүге бала булып дөньяга килә Гүзәлия.
-
Сүрияләр, Айдарлар булганда
Авылыбыздагы мәдәни чараларны Кызыл Мишә мәдәният йорты мөдире Сүрия Гаттарова һәм сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров берлектә оештыралар. Бездә һәр бәйрәм матур концертлар белән уза. Хезмәтләре җиңел димәс идем мәдәният хезмәткәрләренең. Соңгы вакытта смартфоннар аша гына аралашырга күнегеп баручы халыкны клубка җәлеп итү өчен күп тырышлык куярга кирәк.
-
Коръән китабында искә алынган җиләк-җимешләр
«...җимешләр белән капланган банан агачларыннан төшкән күләгәләр…» («Вакыйга» сүрәсе, 29нчы аять).
-
«Саба – минем Ватаным»
Бу сүзләрне ул зур горурлану һәм ярату белән әйтә. Шулай булмаса, Сабада күптәннән үз кешегә әйләнеп, зур хөрмәт казанып, үзе артыннан башкаларны ияртә алыр идеме?
-
Рөстәм Заһидуллин: БЕЗ - БЕРДӘМЛЕГЕБЕЗ БЕЛӘН КӨЧЛЕ
Рөстәм Фидәил улы белән әңгәмәбез матбугат турында сөйләшүдән башланып китте. Эшебездә күпмедер уртаклык бар, без дә мәдәният өлкәсенә якын кешеләр, азмы-күпме халыкны мәдәни-агартуда хезмәт куябыз. Район мәдәният йортында “Җиңү байрагы” газетасы төпләнмәләре сакланган икән. “Беркөнне шундагы санда мәдәният җитәкчесенең хисап докладына күзем төште. Кызыксынып киттем. Элек ничек булган да, хәзер ничек, дим. Вәзгыять үзгәргәнме? Файдалы табыш булды бу, чөнки язмада китерелгән фактлар мәдәният хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмәбездә фикерләшергә нигез булды”- ди Рөстәм Фидәил улы.
-
ТАССР ЯШЬТӘШЕ ЯЗУЧЫБЫЗ
2020 ел тормыш юллары 90 еллык тарихлы районыбыз елъязмасы дәрәҗәсендәге газета белән бәйле шәхесләрнең юбилейларына бай булып чыкты.