Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
РЕГИНА ГАЛИӘХМӘТОВА: “Һәр һөҗүмне җентекләп уйлау кирәк”
Гомерендә кулына бер мәртәбә генә булса да бадминтон ракеткасы тотып карамаган кеше бармы икән! Чөнки аны махсус мәйданчык булмаган җирдә дә уйнарга була. Иштуган кызы Регина Галиәхмәтова да 2нче сыйныфта укыганда кулына ракетка ала һәм шуннан соң аннан аерылмый. Хәзер бу спорт төре белән профессионал дәрәҗәдә шөгыльләнә.
-
Өшкерүче Һәдия әби: күз тию агачны корытырга, кешене чирләтергә мөмкин
Өшкерүчеләргә, ягъни дога укып дәвалаучыларга бераз сагаеп караучылар да, ышанучылар да, ышанмаучылар да бар. Мондый гайре-табигый сәләт һәркемгә дә бирелми. Бүген әллә нинди яңа технологияләр, медицина казанышлары чорында яшәсәк тә, кайберәүләр табиблардан алып җиткермәгән дәваны менә шул өшкерүчеләрдән таба. Югары Симет авылында яшәүче Һәдия әби Мостафинаның да үзе генә белгән өшкерү ысуллары бар. Күптән түгел бу авылга эшебез төшкәч, безгә дә Һәдия әби белән якыннан танышырга форсат чыкты...
-
Фотоларында – күңел яктылыгы
Районыбызда өй шартларында үз эшләрен ачып, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында фотограф Әдилә Хәлилова да бар. Әдилә төп һөнәре буенча педагог-психолог, балалар бакчасында эшли. Төп хезмәтеннән бушаган арада фотография сәнгате белән мавыга. Чакырулар буенча төрле чараларда катнаша һәм бу яраткан шөгыле гаиләсенә өстәмә керем кертергә дә мөмкинлек бирә. Әдилә белән үзмәшгульлек, фотография сәнгате һәм яхшы кадрларның ничек барлыкка килүе турында сөйләштек.
-
“Һәр туасы балам төшемә елмаеп керде”
Килдебәктә яшәүче Гөлия һәм Идеал Хәлимовлар дүрт ул, бер кыз үстерәләр. Әниләр көненә язма әзерләгәндә менә шундый күркәм гаиләне игътибардан читтә калдыра алмадык.
-
“Кара билбау” – ак өметләр. Андрей Андреев дөнья чемпионы булырга хыяллана
Шәмәрдәндә яшәүче 13 яшьлек Андрей Андреев, быел исеме “Беренче канал”дан яңгырагач, илдә билгеле спортчы үсмергә әверелде. Хәзер ул Казандагы 4 нче интернат-мәктәптә VI сыйныфта укый һәм адаптив тхэквондо белән шөгыльләнә. “Тхэквондо” корейчадан тәрҗемә иткәндә “таптау, йодрык һәм юл” дигәнне аңлата. Шушы “юл” Андрейны нык ихтыярлы, тормышын эчтәлекле итә, характерын чыныктыра. Үзенә көнчыгыш спорт төрен сайлаган егет көннән-көн нәтиҗәлерәк йодрык белән сугу, аякны алга сузып һөҗүм итү алымнарын үзләштерә һәм ярышларда уңышларга ирешә.
-
Ана җылысы - кояш җылысы
Юкка гына аналар җылысын кояш җылысына тиңләмиләр. Язмам герое, Алан Елга авылында яшәүче Лилия Әмированың да күңел җылысы дүрт баласына гына түгел, йөзләгән укучыларына да җитә.
-
Икътисадчы Илдария
Ай арты ай үтеп, ел тәмамлануга, хуҗалыкларда башкарылган эшкә хисап җыелышлары башлана. Күмәк хезмәткә саннар белән дәлилләп гомуми нәтиҗә ясау, билгеләнгән планнарның ничек үтәлгәнен, кайсы тармакка акчаның күпме тотылганын бәйнә-бәйнә аңлату икътисадчыга йөкләнә. Хисап җыелышларында катнашуымнан чыгып, хуҗалыкларда еллык эшчәнлеккә тирән анализ ясаучылар исемлегенә иң элек “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе баш икътисадчысы Илдария Вәлиеваны кертер идем.
-
Терроризм: тыярга, ярамый түзеп торырга
2020 елда – 28, быелга чыккач – 16. Нинди саннар бу, дисезме? Хәзер аңлатам. Сүз гаять җитди мәсьәлә – Россиядә вакытында кисәтелгән, булдырылмый калган террорлык актлары турында бара. Нигездә көньяк төбәкләрдә. Кемнәрдер шартлаткычлар ясап, аларны кеше күп җирдә кулланырга әзерләнгәннәр. Әмма өлгермәгәннәр. Федераль куркынычсызлык хезмәте уяулык күрсәткән. Китерелгән саннарны төрле юнәлештән анализларга була. Уңай яктан. Әгәр шартлаткыч хәрәкәткә килсә, күпме гөнаһсызның җаны кыеласы булган бит. Шөкер, потенциаль корбаннар исән калган.
-
Аның да өлеше бар...
Җиңү көне алдыннан редакциягә Шәмәрдәннән күптәнге танышыбыз Хәниф абый Галимҗанов килеп керде. Ул үзе Бөек Ватан сугышы башланганда 7 яшьлек сабый гына булса да, снарядлар шартлавын үз күзе белән күргән, гаубицалардан аткан ветеран. Снарядның да ниндие генә әле – 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасын сынауда катнашкан солдат ул.
-
Язмышы аны иркәләмәгән
Урамыбызның өлкән апасы, сугыш чоры баласы Рәкыйбә Кәшип кызын халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгән вакытыннан ук беләм. Ул чакта без урамдашлар түгел идек әле. Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Рәкыйбә апа исеменнән “планнарны үтибез” дип газетага байтак информация бирдек. Партия заманында шулай кушыла һәм языла иде. Армиядән кайтып, 1957-1961 елларда редакциядә корректор булып эшләгән ире Нигъмәтулла абый вафат булгач, Рәкыйбә апа кызында яши башлады. Әмма урамыбызда еш күренә, гомер иткән йортына сугылып китми калмый.
-
“Әтидән ярты буханка ипи белән калдык”
Өлкән яшьтәгеләр безнең өчен тере тарих, язмышлары зур әсәр иҗат итәрдәй гыйбрәтле сюжетка ия. Эчтәлеге генә уйлап чыгарылган түгел. Чөнки романны тормыш үзе язган... Тыл ветераны, Сабада яшәүче Тәгъзимә апа Мусина да үткәннәрен сагынып та, сыкрап та искә ала.
-
Тукай рухы кайта күңелгә
26 апрельдә татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февраленнән игълан ителгән. Татар теле – иң матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Матурлыгы әдипләребез иҗатларында да, халкыбыз моңнарында да ачык чагыла. Бүгенге сәхифәбез дә районыбыз каләмсөярләре иҗатларына багышлана.
-
ХЕЗМӘТ БАСКЫЧЛАРЫ
Нәфыйк Әхмәдулла улы Хисмәтов 1939 елның 8 апрелендә Алан-Елга авылында туа. 1958-1962 елларда Германиядә хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, яшь һәм энергияле егетне колхозның комплекслы бригадасына өлкән бригадир итеп билгелиләр. Кыска гына вакыт эчендә үз төркемен алдынгылар сафына алып чыккан тырыш һәм максатчан егеткә, колхоз икътисадчысы вазифасын тапшыралар. Нәфыйк Әхмәдулла улы бу юлы да сынатмый, “Ирек” кохозында исәп-хисап һәм хезмәтне оештыру эшен тиешле югарылыкка күтәрә.
-
Онытылырлык фаҗига мени!
Сөйләүләре буенча, Чулпыч авылында фикерләү сәләтендә дә, сөйләмендә дә кимчелекләр булган Ислам (исеме төгәл шулай икәнлегенә шигем дә бар) атлы кеше яшәгән. Әллә ни эш тә башкара алмаган. Сугыш вакыты. Кеше җитмәү сәбәпле, моны Шәмәрдәнгә ашлык тапшыру олавы уртасындагы бер атка утыртып, кулына дилбегә тоттырганнар.
-
“Без алты кыз үстек әнкәй белән...”
Авыр сугыш елларын кичкән әниебез- тыл һәм хезмәт ветераны Шәмселхәят Хәсән кызы да тормыш газапларын җиңәргә гаилә җылысы, туганлык хисләре, әти-әнисеннән күчкән тырышлык, хезмәт сөючәнлек булышты дип искә ала.